Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә “Әкәмәт кабак” яки хезмәтне бәйрәм итүчеләр

"Кабак бәйрәме уздырыйк әле, дип, уйнап кына тәкъдим иткән идек, китапханәчеләр күтәреп үк алдылар", - ди китапханәче Гөлнур Насыйрова.

Күңгәр мәдәният йорты фойесында узган чарада районның барлык китапханә филиаллары да катнашты. "Хезмәттән бәйрәм ясаганнар" дип сокланып карадым - чөнки "Иң зур" һәм "Иң кечкенә"дән тыш, "Иң үзенчәлекле" кабак, "Кабактан иң матур композиция", "Кабактан әзерләнгән иң тәмле ризык" номинацияләрендә үзара бәйге оештырганнар. Ә алар уен-көлке, җыр-бию һәм төрле презентацияләр белән үрелеп барды. Мәдәният бүлеге музыка белән тәэмин иткән, алай гына да түгел, авыллардан килгән мәдәният йорты директорлары, клуб мөдирләре концерт номерлары башкардылар. Әлбәттә, китап, газета-журнал материалларын да пропагандаларга онытмыйлар.

- Болай ук булыр димәгән идек. Һәркемнең эче тулы хыял-фантазия икән, - дип тел шартлата Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Алсу Әскарова да.

Кабакның 27 төре билгеле икән һәм шуның 6 төре бездә үстерелә. Бу хакта бәйрәмне алып баручы Фәридә Сибгатуллина белдерде. Китапханәчеләр үзләре дә гаять осталар. Әнә бит, Күәмнән Луиза Вафина Фатих Хөснинең "кабак" хикәясен ничек килешле сөйләде. Ә Яңа Шашы урта мәктәбе китапханәчесе Гөлсинә Әхмәдуллина шул хикәяне шигъри юлларга ук салган. Күлле Киме, Олы мәңгәр мәдәният йорты җитәкчеләре Чулпан Сәләхова һәм Гөлсинә Шакирова бик матур җырладылар. Анысы гармунчыга да бәйле бит, Күлле Кимедән Ильяс Сәфәров гармун телләрен оста тибрәтә. Кышлаулар презентациясе, Бәрәзәләрнең биюе, төрле уеннар күз явын алырлык булдылар. Барысы бергә бии торгач, берсенең туфли үкчәсе төште хәтта. Хәер, монда кемнедер аерым искә алу урынлы да түгелдер, чөнки барысы да оста, күз генә тимәсен үзләренә! Ә кабактан ясалган композицияләргә, берсеннән-берсе зур кабакларга, бәлешкә, салатка, вареньега искитәрлек! Ул арада бөтен җыелган халыкны өстәл артына чакырдылар. Ул арада чәен дә өлгертеттеләр...

Номинацияләрдә җиңүчеләрне дә искә алып, бүләкләп уздылар. Иң зур кабак ияләре Олы Әтнәдән Кәүсәрия һәм Барый Гариповлар. Иң үзенчәлекле кабак иясе - Әйшияз китапханәсеннән, китапханәсе Каенсарда урнашкан Дания Мөхәммәтгалиева. Аның Кипрдан кайткан һәм каенсарда тамыр җәеп ятучы кабагына сокланучылар күп булды. Ә иң кечкенә кабакны Бәрәскәдә үстерәләр икән. Кабактан иң матур композицияне дә бәрәскәләр оештырган. Шулай ук Кышлау һәм Күәмнән килгәннәрен дә шушы ук номинациядә билгеләделәр. Ә менә Күлле Кимедән килгән кабак бәлеше иң тәмлесе дип табылды. Чишмәле Сапның кабак салаты, Югары Көекнең вареньесы искитмәле иделәр. "Иң тәмле кабак" номинациясендә билгеләнделәр.

Карарга килүчеләр күп булмасалар да, бар иде. Берничәсе белән аралашырга да өлгердем. Тәнзилә һәм Фәхимә апайлар соклануларын яшермәделәр.

- Киләсе елны да уздырырга уйлыйбыз, бәлки, "Каз өмәсе" белән бәйләрбез, - диделәр оештыручылар. Бирсен Ходай!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев