24 октябрь 2014 яңалыклары
-
Шофер тот рульне туры
Районыбыз юлларында юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары күзәтелеп тора.
-
Кабактан әзерләнгән ризыклар рецепты
Кабактан бик күп ризык әзерләргә була. Әйтик, кабак бәлеше, кабак согы, кабак кайнатмасы, кабак токмачы, кабаклы соус, кабаклы аш-пюре, гәршүктәге кабак.... Бавыр һәм бөер авыруларыннан интегүчеләргә кабак ашарга кирәк. Ул тиз эшкәртелә, сәбәпчесе картлык булган барлык авруларга да уңай тәэсир ясый. Кабак боткасы ябыгырга теләүчеләр өчен аеруча файдалы. Ул матдәләр...
-
Әтнәдә “Әкәмәт кабак” яки хезмәтне бәйрәм итүчеләр
"Кабак бәйрәме уздырыйк әле, дип, уйнап кына тәкъдим иткән идек, китапханәчеләр күтәреп үк алдылар", - ди китапханәче Гөлнур Насыйрова.
-
Әтнә мәдәният йортларында "Бирегез мәйдан!" бәйгесе башланды
Әтнә мәдәният бүлеге авыл үзешчәннәре арасында "Бирегез мәйдан!" бәйгесен башлап җибәрде. Аның беренчесе Түбән Көек мәдәният йортында узды. Бәйгедә Югары Сәрдә, Каенсар, Дусым,Түбән Көек, Бәхтияр, Күлле Киме, Ары, Югары Көек,Олы Мәңгәр, Мәрҗән авылы үзешчәннәре катнашты. Номерларда чикләүләр юк иде. Киләсе атнада шундый ук бәйге Күңгәр мәдәният йортында узачак. Бәрәзә- Бәрәскә...
-
Әтнәдә спартакиада дәвам итә
24 октябрь көнне укучылар арасында баручы спартакиаданың чираттагы тур уеннары уза. Бу көнне егетләр дә, кызлар да өстәл теннисы буенча көч сынашалар. Нәтиҗәләр хакында өстәмә хәбәр итәрбез.
-
Әтнә җыелмасы Татарстан беренчелегенә бара
23 һәм 25 октябрь көннәрне 1998-1999 елгы кызлар арасында волейбол буенча ярыш уза. Максаты - 30 октябрь көнне үтәсе Татарстан беренчелегенә әзерлек. Әлбәттә, иң яхшы волейболчыларны сайлап, Әтнә җыелма командасын да ачыклыйлар.