Районның Эчке эшләр бүлеге "Легаль булмаган мигрант" исемле операциянең чираттагысын уздыра. Ул 20-29 март көннәрне үтә.
Операция кысаларында чит илләрдән кайтучылар, килүчеләр күз уңында булачак. Алар белән бәйле яшәү кагыйдәләрен, законлы рәвештә яшәүләрен тикшерәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, әтнәләр: 115нче Федераль Закон "Россия Федерациясендә яшәүче чит ил гражданнарының хокукый хәле турында" дип атала. Законны бозучылар, бу очракта яшәргә керүче дә, кертүч дә аның нигезендә катгый җаваплылыкка тартыла.
Нет комментариев