Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә - "Россия чаңгы юлы" (фотоларда)

Бүген, 11 февраль көнне, Олы Әтнә авылының техникум бинасы каршындагы чаңгычыларны күреп кем генә сокланмагандыр. Олысы- кечесе, хәтта Әтнәгә кунакка кайтучылар, алар арасында 10 яшьлек Азалия дә бар иде, Казаннан кайтып чаңгыга басты. "Россия чаңгы юлы" дип язылган плакатлар, "Бердәм Россия" " флаглары, өстәвенә талгын гына ишетелгән музыка, кояшлы көн...

Бүген, 11 февраль көнне, Олы Әтнә авылының техникум бинасы каршындагы чаңгычыларны күреп кем генә сокланмагандыр. Олысы- кечесе, хәтта Әтнәгә кунакка кайтучылар, алар арасында 10 яшьлек Азалия дә бар иде, Казаннан кайтып чаңгыга басты. "Россия чаңгы юлы" дип язылган плакатлар, "Бердәм Россия" " флаглары, өстәвенә талгын гына ишетелгән музыка, кояшлы көн иртәдән кәефләрне күтәрде. Әтнәдә аның кадәр чаңгычы бардыр дип башыма да килмәгән иде, монысына бергәләп сәендек. Катнашучыларның исемлеген алгач, әлеге чараны ачып җибәргән хакимият вәкиле Хәмит абый Галимҗанов сәламләде, "Бәлки буген тәүге тапкыр чаңгыга басучылар да булгандыр, гомерле, дәвамлы булсын. Яшәү рәвешебез сәламәтлекне әнә шулай кайгыртуны сорый", - диде ул.

Яшьләр эше, спорт бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев чаңгы шууның тәртипләрен аңлаткач, спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшинның киңәшләрен тыңлаганнан соң, чаңгычылар "Старт"ка басты. Хатын-кызлар 1км 300 метрлы дистанцияне - бер тапкыр, ир-егетләр ике тапкыр әйләнергә тиеш булдылар. Карап озаттык, сокланып каршы алдык. Берсе дә сынатмады. Соңыннан җиңүчеләрне бүләкләдек.

Хатын-кызлар арасында 1 урынны - Ильвира Сираҗиева, 2 урынны - Ирина Хәмидулина, 3 урынны Зилә Гыймадиева яулады. Ир-егетләр арасында 1 - урында Сәфәров Разил, 2 урында - Исмәгыйлев Руслан, 3 урында Шәйхиев Рамил калды. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре белән сертификатлар тапшыргач, бергәләп фотога төштеләр. Әле таралганчы да байтак вакыт үтте. Зарыккан булганбыз ахыры...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев