Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "Тоннель" операциясе узды

11 протокол төзелде Атна уртасында Әтнәнең Күәм чаты аша машинада узучылар Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе һәм полиция хезмәткәрләрен күреп, бераз каушабрак та калган кебек булды. Республика күләмендә юлларда узучы "Тоннель" операциясенең чираттагысы узды биредә. Ике сәгать дәвамында әлеге юл аша транспорт чарасында узучыларның юл кагыйдәләре таләпләре үтәүләренә игътибар ителде....

11 протокол төзелде

Атна уртасында Әтнәнең Күәм чаты аша машинада узучылар Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе һәм полиция хезмәткәрләрен күреп, бераз каушабрак та калган кебек булды.

Республика күләмендә юлларда узучы "Тоннель" операциясенең чираттагысы узды биредә. Ике сәгать дәвамында әлеге юл аша транспорт чарасында узучыларның юл кагыйдәләре таләпләре үтәүләренә игътибар ителде. Нәтиҗәдә, барлыгы 11 административ протокол төзелде. Кызганычка каршы, газета битләрендә юл куркынычсызылыгы кагыйдәләрен үтәүнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеге әледән- әле яктыртып торсак та, ваемсыз җаннар байтак икән арабызда. Куркынычсызлык каешын такмаган килеш район буенча җилдергән биш кеше админситратив җәзага тартылган, алар һәркайсы 1 мең сум күләмендә штраф түләячәк. Номерлары пычрак булган ике райондашыбызга да, страховкасына язылмаган килеш һәм утын яндырмыйча йөргән тагын икешәр йөртүчегә дә 500 сум штраф түләргә туры киләчәк. Утын яндырмаган хәлдә йөргәне өчен туктатылган йөртүчегә тагын бер протокол төзеде ЮХИДИ хезмәткәрләре. Анысы - кабат шушы урыннан узганда, туктарга кушылган ишарәгә игътибар итмәгәне өчен. Куып тотып, ваемсыз булганы өчен тагын бер штраф салынды. 800 сум бик күп булмаса да, алдагы протокол белән кушылгач, хәйранга чыга. Йөртүче юлда игътибарлырак булса, бу штрафларның берсе дә булмый иде бит.

Операция барышында республика буенча 13 июньнән 7 июльгә кадәр узучы "Трактор- Прицеп" операциясе кысаларында ике трактор йөртүчегә дә протоколлар төзелде. Аларның берсе - ут яндырмаган килеш йөргән өчен, икенчесе - номерлары укырга яраклы хәлдә булмаганы өчен. Бу уңайдан, ЮХИДИ хезмәткәрләре прицеп белән йөрүче трактор хуҗаларын кабат кисәтеп уза - мондый транспорт чарасын иярләгәндә яктырту приборларының, шул исәптән прицептагы да, тиешле режимда эшләвенә игътибар бирелсен иде. Һәм билгеле инде, руль артында утыручының спиртлы эчемлекләр кулланмаган хәлдә булуы шарт.

Каникул көннәрендә әти- әниләргә һәм гомумән, гаиләдәге өлкән кешеләрнең балаларга карата игътибарлы булуы аеруча мөһим. Бу чорда бала тулаем гаилә карамагында. Бала өчен җавапны да әти белән әни бирә. Балигъ булмаган бала велосипедта олы юлга чыккан очракта, аның эшек балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиядә карала. Әти-әнигә карата административ протокол төзелә, баланың эше исә "Стоп! Твоя жизнь в опасности!" профилактик чарасы кысаларында мәктәпкә җибәрелә, үзе учетка куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев