Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә –Тукай язы..!

Тукай язы..! Җиребезгә ямьле язлар килде, Тамчыларда кышның күз яше. Сагындырып килеп Тукай язы, Бар халыкны үзенә ул дәште. Күңелләрнең нечкә кылын тарта, Һәр татарның бүген моңлы сазы. Гасырлардан сихри аваз салып, Апрель белән килде Тукай язы. Халкым елда сагынып көтеп ала, Бөек улын биргән һәр язны. Ходай аңа чиксез...

Тукай язы..!

Җиребезгә ямьле язлар килде,

Тамчыларда кышның күз яше.

Сагындырып килеп Тукай язы,

Бар халыкны үзенә ул дәште.

Күңелләрнең нечкә кылын тарта,

Һәр татарның бүген моңлы сазы.

Гасырлардан сихри аваз салып,

Апрель белән килде Тукай язы.

Халкым елда сагынып көтеп ала,

Бөек улын биргән һәр язны.

Ходай аңа чиксез аһәң салган,

Тик гомерне биргән, бик азны.

Кояш нуры белән күңелләрдә ,

Хатирәләр тулы моң ага.

Шагыйрь рухы бүген яңара ул,

Һәр йөрәктә ихлас догада!

Җиребездә кабат Тукай язы,

Тамчыларда сагыну, күз яше.

Сагындырып килеп, Тукай язы,

Бар җиһанны үзенә ул дәште!

Минһаҗ КАШАПОВ,

Арча шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев