Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә яз билгесе - асфальт ямыйлар

Язның җылы, матур чагы якынлашуның тагын бер билгесе - юлларда асфальтны "кайнар ысул" белән ямый башладылар. Халык телендә "Асфальт ямау" буларак телгә кергән бу процесс хакында "Татавтодор" оешмасының Арча филиалы Әтнә участогындагы ПТО инженеры Искәндәр Әхмәтҗанов белән сөйләштек. Быел мәйданы күбрәк... Ә егетләр тырыш, эшчән безнең. Тиешенчә башкаралар, бу яктан...

Язның җылы, матур чагы якынлашуның тагын бер билгесе - юлларда асфальтны "кайнар ысул" белән ямый башладылар.

Халык телендә "Асфальт ямау" буларак телгә кергән бу процесс хакында "Татавтодор" оешмасының Арча филиалы Әтнә участогындагы ПТО инженеры Искәндәр Әхмәтҗанов белән сөйләштек.

  • Быел мәйданы күбрәк... Ә егетләр тырыш, эшчән безнең. Тиешенчә башкаралар, бу яктан бернинди дә проблема булмас, - дип вәгъдә итә ул.

Әлеге "Кайнар ысул"ның күптән түгел район үзәгенең Совет урамында җәйгәненнән аермасы шунда - чокырга кайнар килеш салалар һәм ул озаграк хезмәт итә. Аны "Вольво-термос" белән алып кайталар. Температурасы + 150 градускача була һәм кайтып җиткәнче шул килеш саклана. Шул ук машина прицеп белән фреза тагып, өстенә кечкенә каток урнаштырып алып кайткан. Фреза белән ватылган асфальт участогын казыйлар, аңа "Вольво" алып кайткан кайнар кушылманы коялар, өстеннән каток белән тигезлиләр.

Юлчылар Олы Әтнәнең "Райгаз" оешмасы янында эшлиләр иде, мастер Айрат Ганиевтән эш барышы белән кызыксындым.

  • Быел бу ысул белән эшли башладык кына әле. Елдагы эш инде. Егетләр үз эшләрен белеп, төгәл башкаралар, - ди мастер.

Аңлавымча, бер кыенлык бар икән, анысы сезнең, безнең - халыкның чисталыгы белән бәйле җәмәгать. Чүп-чарны юл кырыенда гына өеп куясы урынга, олы юлга кадәр чыгарып атучылар яки тукталыш эченә өючеләр дә бар икән. Бер дә булмаган, мәрхүмә әнием әйтмешли, "Тузга язмаган" хәл инде бу. Нәтиҗәдә юлчылар ул шакшыны да җыештырырга мәҗбүр. Алай итмик инде, җәмәгать.

Ә асфальтагы чокырларны ямау, Тукаебызга кушылып әйтсәк: "Кирәкле шәйдер!" Озак хезмәт итсә иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев