8 апрель 2016 яңалыклары
-
Әтнәлегә кайсысы отышлырак
Редакциягә Олы Әтнә авылыннан 88 яшьлек Кәүсәрия апа Фазылҗанова мөрәҗәгать итте. "Болар буенча миңа нинди ташламалар тиеш икән?", - дип, алып килгән документларын чыгарып салды. Кәүсәрия апа ветераннар турындагы Законның 20нче маддәсе нигезендә Бөек Ватан сугышы ветераны санала, моннан тыш "Хезмәт ветераны" кенәгәсе дә бар. Элек берничә чакырылышта авыл җирлеге...
-
Әтнәләр, бүген Рәҗәп ае башланды
8 апрельдән Рәҗәп ае башлана. Рәҗәп - Аллаһы Тәгалә кан коюларны һәм низагларны тыйган дүрт айның берсе. Рәҗәп аеның беренче җомгасына каршы төндә Рәгаиб кичәсе билгеләп үтелә. Бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) әтисе Габдулла белән әнисе Әминә беренче тапкыр күрешкән һәм никахлашкан. Бу кичтә Аллаһы Тәгалә Үзенең колларына аерым...
-
Әтнәләр ишеттегезме, милли гвардия оештырыла
Үзгәрешләр иминлекне арттырамы? Россия Президенты Владимир Путин яңа федераль хезмәт - Милли гвардия оештыру турында карар имзлады. Яңа көч структурасы иҗтимагый тәртип саклау, гадәттән тыш хәлләр булган очракта халыкның куркынычсызлыгы өчен җавап тотачак. Чикне саклау, террорчылыкка каршы көрәшүдә дә катнашачак. Көч органнарындагы үзгәрешләр моның белән генә бетми. Наркотикларның законсыз әйләнешенә...
-
Әтнәдә “Уылдык-2016”
Татарстан Министрлар Кабинетының махсус карары нигезендә, 15 апрельдән 15 июньгә кадәр "Уылдык-2016" операциясе уздырыла. Бу хакта Татарстанның урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров хәбәр итә. Карар нигезендә дәүләт табигать заказниклары да үз тармакларына караган акваторияләрдә балык тоту кагыйдәләрен бозу фактларына каршы көрәшәләр. Бу эш тәүлек әйләнәсендә башкарыла. Ә патруль рейдларында полиция...
-
Әтнәдәге балалар китабы – сихри дөнья
Халыкара балалар китабын яклау көне уңаеннан, Түбән Көектә мәктәп белән авыл китапханәчеләре Шәрәфиева Гөлфия һәм Әхмәдуллина Эльмира I-IV нче сыйныф укучылары өчен "Балалар китабы - сихри бер дөнья" исемле китап-күзәтү оештырдылар. "Китап көне уңаеннан укучылар Әкиятләр иленә "сәяхәт" ясадылар, яңа китаплар белән таныштылар", - ди директор урынбасары Гөлшат Галиәхмәтова. Биредә...
-
Әтнәдә яз билгесе - асфальт ямыйлар
Язның җылы, матур чагы якынлашуның тагын бер билгесе - юлларда асфальтны "кайнар ысул" белән ямый башладылар. Халык телендә "Асфальт ямау" буларак телгә кергән бу процесс хакында "Татавтодор" оешмасының Арча филиалы Әтнә участогындагы ПТО инженеры Искәндәр Әхмәтҗанов белән сөйләштек. Быел мәйданы күбрәк... Ә егетләр тырыш, эшчән безнең. Тиешенчә башкаралар, бу яктан...
-
Әтнәләр күрмәдегезме
Татарстанда 30дан артык ялгыз әби-карчыкның башына җиткән җинаятьчене эзлиләр. Аның корбаннары арасында Казан гына түгел, Идел буе һәм Урал федераль төбәгенең башка җирлекләрендә гомер кичергән ялгыз карчыклар да булган. Җинаять кылуда 22-30 яшьләр тирәсендәге ир-ат шикләнелә. Буе уртача озынлыкта (175 сантиметр чамасы), ябык гәүдәле ир-ат физик яктан нык үскән, диелә....
-
Әтнәнең Бәрәскәләрен ошатканнар
Әлмәт шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге уздырган "Театр как театр" сәнгать конкурсында Бәрәскә мәктәбе дә катнашты. Видеога яздырып җибәргән чыгышны жюри бик ошаткан. Мәктәпнең конкурста катнашкан укучылары "За артистизм" һәм "За актерский ансамбль" номинацияләрендә җиңүче дип табылган. Укытучылары - Закиров Фәрит Хәлил улы һәм Әхмәтҗанова Һиндия Мөһәммәтҗан кызы.
-
Әтнәдән Илсур абый Шакировның китабы дөнья күрде
Газетабызның якын дусты, укучыларның яраткан хәбәрчесе Илсур абый Шакировның "Авылым Олы Мәңгәр" исемле беренче китабы дөнья күрде. Әлеге китапка аның газетабызда төрле елларда басылган, авыл тарихына, кешеләренә багышланган мәкаләләре кергән. Автор китапны чыгаруда ярдәм иткән Әтнә үзәк китапханәсе коллективына , "Әтнә таңы" редакциясе колективына, "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы җитәкчелегенә, Олы Мәңгәр...