Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр ишеттегезме, милли гвардия оештырыла

Үзгәрешләр иминлекне арттырамы? Россия Президенты Владимир Путин яңа федераль хезмәт - Милли гвардия оештыру турында карар имзлады. Яңа көч структурасы иҗтимагый тәртип саклау, гадәттән тыш хәлләр булган очракта халыкның куркынычсызлыгы өчен җавап тотачак. Чикне саклау, террорчылыкка каршы көрәшүдә дә катнашачак. Көч органнарындагы үзгәрешләр моның белән генә бетми. Наркотикларның законсыз әйләнешенә...

Үзгәрешләр иминлекне арттырамы? Россия Президенты Владимир Путин яңа федераль хезмәт - Милли гвардия оештыру турында карар имзлады. Яңа көч структурасы иҗтимагый тәртип саклау, гадәттән тыш хәлләр булган очракта халыкның куркынычсызлыгы өчен җавап тотачак. Чикне саклау, террорчылыкка каршы көрәшүдә дә катнашачак. Көч органнарындагы үзгәрешләр моның белән генә бетми. Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш федераль хезмәте белән Федераль миграция хезмәте хәзер Россия Эчке эшләр министрлыгы канаты астына керәчәк. Соңгы елларда көч структураларында үзгәрешләр күп булды: исемне дә алмаштырдылар, көчәйттеләр дә, кыскарттылар да, аларның эшчәнлеген киңәйттеләр. Барысы да иминлек өчен. Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев