Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлегә кайсысы отышлырак

Редакциягә Олы Әтнә авылыннан 88 яшьлек Кәүсәрия апа Фазылҗанова мөрәҗәгать итте. "Болар буенча миңа нинди ташламалар тиеш икән?", - дип, алып килгән документларын чыгарып салды. Кәүсәрия апа ветераннар турындагы Законның 20нче маддәсе нигезендә Бөек Ватан сугышы ветераны санала, моннан тыш "Хезмәт ветераны" кенәгәсе дә бар. Элек берничә чакырылышта авыл җирлеге...

Редакциягә Олы Әтнә авылыннан 88 яшьлек Кәүсәрия апа Фазылҗанова мөрәҗәгать итте. "Болар буенча миңа нинди ташламалар тиеш икән?", - дип, алып килгән документларын чыгарып салды.

Кәүсәрия апа ветераннар турындагы Законның 20нче маддәсе нигезендә Бөек Ватан сугышы ветераны санала, моннан тыш "Хезмәт ветераны" кенәгәсе дә бар. Элек берничә чакырылышта авыл җирлеге депутаты булган - таныклыкларны әлегәчә пөхтә хәлдә саклаган. Моннан тыш, әйтүенчә, медальләре дә күп. "Ленин башлылары да бар", - ди үзе.

Бу хакта районның матди ярдәм күрсәтү республика үзәгенең Әтнә районындагы филиал директоры Гөлнара Насыйбуллинадан сорадык.

"Кәүсәрия апа өчен "Хезмәт ветераны" буларак пенсия алу отышлырак, телефонга да, утка, газга да субсидияләр түләнә", - дип аңлатты ул. Һәрхәлдә, социаль яклау бүлеге белгечләре кенәгәләрнең кайсысы отышлырак икәнне төгәл аңлатып бирәләр. Кәүсәрия апа белән дә аңлаштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев