Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, бүген Рәҗәп ае башланды

8 апрельдән Рәҗәп ае башлана. Рәҗәп - Аллаһы Тәгалә кан коюларны һәм низагларны тыйган дүрт айның берсе. Рәҗәп аеның беренче җомгасына каршы төндә Рәгаиб кичәсе билгеләп үтелә. Бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) әтисе Габдулла белән әнисе Әминә беренче тапкыр күрешкән һәм никахлашкан. Бу кичтә Аллаһы Тәгалә Үзенең колларына аерым...

8 апрельдән Рәҗәп ае башлана.

Рәҗәп - Аллаһы Тәгалә кан коюларны һәм низагларны тыйган дүрт айның берсе. Рәҗәп аеның беренче җомгасына каршы төндә Рәгаиб кичәсе билгеләп үтелә. Бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) әтисе Габдулла белән әнисе Әминә беренче тапкыр күрешкән һәм никахлашкан.

Бу кичтә Аллаһы Тәгалә Үзенең колларына аерым мөлаемлылык күрсәтәдер. Ислам динендә берничә кич аерым билгеләнеп куелган. Аллаһы Тәгалә, Үзенең колларын кызганып, шундый вакытларны бүләк итә - бу вакытларда тәүбәләр, кылган догалар кабул ителер. Мондый кичәләрдә укылмый калган намазларны үтәргә, Коръән укырга, тәүбә итәргә, сәдакалар өләшергә, мөселманнарны шатландырырга кирәк.

Изге кичәләргә хөрмәт белән карау һәм гөнаһлардан саклану лазем. Пәйгамбәребез (сгв): "Биш кичә бар. Ул кичәләрдә кылынган дога кире кайтарылмас. Рәгаиб кичәсе - шуларның берсе. Бу кичәдә кылган гөнаһларыбыздан тәүбә итү, Аллаһтан гафу сорау; фәкыйрьләргә ярдәм итү, сәдәкалар өләшү; догалар белән мәрхүмнәрне искә алу; үзебез, гаиләбез, барча якыннарыбыз өчен хәер-догалар кылырга кирәк", - дигән.

Рәгаиб кичәсенең кыйммәте турында күп кенә хәдисләрдә әйтелә. Бервакыт Пәйгамбәребез (сгв) рәҗәп аеның әһәмияте хакында сөйләгәндә, бер карт кеше ай дәвамында ураза тота алмавы турында әйтә. Мөхәммәд галәйһиссәләм аңа: "Син рәҗәп аеның беренче, унбишенче һәм соңгы көннәрендә уразада бул. Ай буе ураза тоткан әҗер-савап алырсың. Чөнки савабы ун мәртәбә күбрәк була. Әмма изге рәҗәп аеның беренче җомгасына каршы кичне дә онытма", - дип әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев