Әтнәдә юеш кар көтелә
Синоптиклар әйтүенчә, бүген җил юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртә, нәтиҗәдә юеш кар явачак. Һава температурасы 0, -2 тирәсе булыр дип фаразлана.
Ә төнлә -3, -8 градус, вакыты белән -12 градускача җитәр диләр. Иртәгә көндез һава температурасы бүгенгедән әллә ни аерылмый: -3тән +2 градускача дип вәгъдә итәләр. Карап карыйк...
Тагын бер кат автомобильчеләргә мөрәҗәгать итәсе килә. Юлларда көчле бозлавык, ә инде юеш кар да өстәлсә, тагын да хәтәррәк булачак. Сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев