Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдәге озын кыш

Бигрәк озын булды быел кышы... Тәүге тамчы көтеп зарыктык. Дус-дошманның, белмим, кайсы якын - Ак-караны бутап ялыктык. Эч-бавырны каезлады җиле - Табарга соң иске толыпны! Урыс кышы камчы гына түгел - Чыныктыра ипсез холыкны! Яргаланды каешланган тире, Суык үтте бакый җаннарга. Ил кояшы саран кыланды шул, Сынык ыргыткандай җанварга. Ай-һай...


Бигрәк озын булды быел кышы...
Тәүге тамчы көтеп зарыктык.
Дус-дошманның, белмим, кайсы якын -
Ак-караны бутап ялыктык.

Эч-бавырны каезлады җиле -
Табарга соң иске толыпны!
Урыс кышы камчы гына түгел -
Чыныктыра ипсез холыкны!

Яргаланды каешланган тире,
Суык үтте бакый җаннарга.
Ил кояшы саран кыланды шул,
Сынык ыргыткандай җанварга.

Ай-һай озын икән кышкы йокы -
Салкын канлы булдык тумыштан.
Шайтан белсен, кайда дус та дошман -
Баш чыкмый ла һаман сугыштан!..

Хан заманын күргән бишмәт белән
Исәп корсак кышны узарга,
Буш куыклар мәйданына чыгып,
Ерак калмас аяк сузарга.

Тычкан уты бары безнең учак -
Кышлар урап үтмәс ерактан.
Себер урманнарын ягыйк мәллә -
Сакламадык барыбер Ермактан.

Эт кояшы кышны куа алмас,
Җепшеге дә бигрәк алдавыч...
Язга сусап, бозда бәке тиштек -
Алтын балык көтә калкавыч!

Бигрәк озын булды быел кышы,
Зарланышып инде ялыктык.
Ник оныттык, без бит бу җиһанга
Бозлык дәвереннән калыктык!
Кан хәтере бүген кая качкан -
Тәүге тамчы көтеп ялыктык...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев