13 февраль 2017 яңалыклары
-
Юл һәлакәтеннән соң 3 ай хастаханәдә яткан Ринат Рәхмәтуллин: «Тимер җәл түгел, иң мөһиме – исән калдым
Хәтерлисездер, узган елны ноябрь ахрында популяр җырчы Ринат Рәхмәтуллин төнлә концерттан кайтып барганда рульдә йоклап китеп, йөк машинасы астына кергән иде. Машинасы йөрер хәлдә түгел, ә җырчыны реанимациягә салдылар. - 3 ай дәваханәдә ятып чыктым. Хәлләрем хәзер күпкә яхшырак. Кабырга, муен сөякләре - сынмаган җир бик аз калган иде. Машинам...
-
"Ялгышкан балам. Ник минем турыда уйламады икән..."
Киров өлкәсенең Нократ Аланы егете 24 яшьлек Рәшит Галимҗановның туганнары исән-сау әйләнеп кайтуын көтсәләр дә, бу хыяллары чынга ашмый. 2016 елның 5 декабрендә чыгып киткән егетне 26 гыйнвар көнне үле килеш табып алалар. "Башка төрле балам иде" Рәшит - Дания апаның төпчек улы. Ул аны 31 яшендә таба. Ике абыйсы...
-
Сыйныфташының күзенә пистолеттан аткан
Әлеге күңелсез хәл 11 февральдә Түбән Камадагы мәктәптә дәрес вакытында булган. Ике яшүсмер арасында низаг чыккан була һәм аның ахыры аяныч тәмамланган. Яшүсмерләрнең берсе, пневматик пистолет белән атып, икенчесенең күзенә тидергән. Зыян күрүчене тиз арада Казанның балалар клиник хастаханәсенә озатканнар һәм ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Тик егетнең бер күзе сукыраеп...
-
Ринатны эзлиләр
14 яшьлек кыз медицина тикшерүе үткәннән соң Зәй районара тикшерү бүлеге билгесез иргә карата җинаять эше кузгата.
-
Әтнәнең Күлле Киме мәктәбе укучысы иҗаты
Әбием Минем әби - Гөлназирә, Яңа Шашыда яши. Ак яулыклы, саф күңелле, Шундый ягымлы әби. Куллары аның йөгерек, Бер минут та тик тормас. Гел нәрсәдер эшләп йөри, Менә шундый тиктормас. Минем әби иң әйбәте, Мактыймын әле сезгә. Кайнар коймак, тәм-томнарны, Көн дә әзерли безгә. Җылы оек, бияләйләр, Әбиемнең бүләге. Рәхмәт...
-
Югалтулар тулы гомер, яки адәм баласының сабырлыгы чиксез икән...
Санаулы ел эчендә әти-әнисен, дүрт туганын югалтып, 25 яшендә инде кайчандыр гөр килеп торган зур гаиләдән берүзе калган Фәридәгә бу кадәр сабырлык кайдан килгән дә, ничек шартлап сынмый түзгән дия торган шул. Хәер, сабыр итми кая барсын, ире Илгизнең, ике яшьлек улы Азатның гына түгел, тагын бер сабыйның, бала гына...
-
Әтнәдән Гөлүсә Рәхимҗанова һәм Сания Батршина "Женщина года"ның зона бәйгесендә катнашалар
Зона бәйгесенә баручы Гөлүсә Рәхимҗанова һәм Сания Батршина икесе дә укытучылар: иң лаек, оста кандидатлар. Беренчесе - "Женщина-лидер", икенчесе "Женщина-пример" номинацияләрендә чыгыш ясыйлар. Аларның районда яхшы ук билгеле шәхесләр булуын күзаллаган хәлдә, безнең район данын лаеклы якларлар дигән ышаныч бар.
-
Әтнәнең Сабирҗановлар гаиләсе һәр өлкәдә булдыра
Сабада районнардан килгән гаиләләр арасында спорт ярышы узды. Зона бәйгесендә Иске Җогыптан Сабирҗановлар гаиләсе дә катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
-
Ландыш Нигъмәтҗанова: «Күп очракта үз әнием белмәгән нечкәлекләрне дә каенанама сөйләп барам»
- Каенана белән килен мөнәсәбәтләре күп очракта кискен торганы билгеле: бу көнкүрештә дә, әдәби әсәрләрдә, киноларда да чагыла... - Юк, безнең очракта алай түгел. Каенанам миңа икенче әни кебек, мин аны шулай дип йөртәм дә. Ул - Римма Ибраһимова - җырчы, Татарстанның атказанган артисты, бик акыллы, түзем, юмарт ханым. Миңа...
-
Әтнәдәге озын кыш
Бигрәк озын булды быел кышы... Тәүге тамчы көтеп зарыктык. Дус-дошманның, белмим, кайсы якын - Ак-караны бутап ялыктык. Эч-бавырны каезлады җиле - Табарга соң иске толыпны! Урыс кышы камчы гына түгел - Чыныктыра ипсез холыкны! Яргаланды каешланган тире, Суык үтте бакый җаннарга. Ил кояшы саран кыланды шул, Сынык ыргыткандай җанварга. Ай-һай...
-
Әтнәдән 95 яшьлек Фатыйма әби куанып яши
"Бик бәхетле мин, бу көнгәчә яши алуыма куанам", - дип елмайды юбиляр әби.
-
Түбән Көектә көйне таныдылар
2017 нче елның 9 нчы февралендә Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең сәнгать укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы 5-7 нче һәм 8-9 нчы сыйныфлар белән «Көйне таны» уены үткәрде. 5-7 нче сыйныфлар арасында Гыйниятова 1нче, Әхмәдуллин 2нче, Мәрданова 3нче, 8-9 нчы сыйныфлар арасында Әхмәдуллина 1нче, Василов 2нче, Шакирова 3нче урын...
-
3 айда 60тан артык концерт бирергә уйлаган Радик Юльякшин юл һәлакәтенә очраган
Башкорт җырчысы Радик Юльякшин юл һәлакәтенә очраган.
-
Әтнәдә тәүлеклек тулай савым 180 тоннага җитте
Бу бик зур сан, яхшы нәтиҗә. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 11 февральгә Әтнәдә алдагы елга карата 121 % сөт җитештерәләр. Бер сыердан бүгенге көндә 25,3 килограмм сөт савып алына. Татарстанда ул бу көнгә бер сыердан - 13,9 килограмм. 2016 елга карата тәүлеклек тулай савым - 105 %.