Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Күлле Киме мәктәбе укучысы иҗаты

Әбием Минем әби - Гөлназирә, Яңа Шашыда яши. Ак яулыклы, саф күңелле, Шундый ягымлы әби. Куллары аның йөгерек, Бер минут та тик тормас. Гел нәрсәдер эшләп йөри, Менә шундый тиктормас. Минем әби иң әйбәте, Мактыймын әле сезгә. Кайнар коймак, тәм-томнарны, Көн дә әзерли безгә. Җылы оек, бияләйләр, Әбиемнең бүләге. Рәхмәт...

Әбием

Минем әби - Гөлназирә,

Яңа Шашыда яши.

Ак яулыклы, саф күңелле,

Шундый ягымлы әби.

Куллары аның йөгерек,

Бер минут та тик тормас.

Гел нәрсәдер эшләп йөри,

Менә шундый тиктормас.

Минем әби иң әйбәте,

Мактыймын әле сезгә.

Кайнар коймак, тәм-томнарны,

Көн дә әзерли безгә.

Җылы оек, бияләйләр,

Әбиемнең бүләге.

Рәхмәт инде әбиемә-

Сызламасын куллары!

***

Гаиләм минем - җылы учак

Минем әтине авылда

Белмәгән бер кеше юк.

Газ системасында эшли ул,

Булсын дип гел җылылык.

Гаиләбезнең башлыгы ул,

Җылы аның кочагы.

Һәрвакытта шундый булсын

Аның күңел учагы.

Әтием янәшәсендә

Балкып тора әнием.

Гаиләм минем - җылы учак,

Шуңа мин бәхетлемен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев