Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән 95 яшьлек Фатыйма әби куанып яши

"Бик бәхетле мин, бу көнгәчә яши алуыма куанам", - дип елмайды юбиляр әби.

11 февраль көнне Әйшияз авылыннан Фатыйма Сәхибулла кызы Хисмәтуллинага 95 яшь тулды. Бу уңайдан аны район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова һәм "Изгелек" социаль үзәге җитәкчесе Гөлсинә Шакирова өенә барып котладылар. Ә инде Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Габделәхәт Хәкимов исеменнән котлау открыткалары тапшыргач, бик гаҗәпләнде Фатыйма әби. Җитәкчеләр аның хәлен белеп, сау-сәламәт хәлдә, җан тынычлыгы белән, кадерле булып яшәвен теләделәр.

Юбиляр әбинең үзен булмаса, улын - озак еллар районның подстанция бүлегендә эшләгән Ревальне белүчеләр бик күптер. "МТЗ" тракторы белән район юлларын бик күп таптады ул. Яисә Фатыйма әбинең киленен - авыл кибетендә алыштыргысыз кибетче булып эшләгән Әлфинурны белүчеләр дә шактыйдыр. Фатыйма әби аларны бик җылы итеп телгә алды:

-Ярый әле янәшәмдә алар бар. Бик рәхмәтле мин, - диде.

Истәлекләре бик күп аның. Түбән Бәрәскәдә туып үскән кыз бала урман да кискән, колхоздагы авыр эшләрнең берсен дә калдырмаган... пыяла ясарга да өлгергән. Мәскәү астындагы Красногорск шәһәрендә яшәп, пыяла ясау хезмәтен башкарган. Ә инде Әйшияз авылына тормышка чыккач, колхозда эшли башлый. Төрле хезмәт башкара...

95 яшьлек әбине күп сораулар биреп артык ялдырырга теләмәдем, болай да без килер алдыннан гына арып киткән - улы Реваль: "Кичә бик озак Коръән укыган иде, азрак кәефе китте", - диде. Аның сүзләрен туганнан туганы Хәбирә Закирова дәвам итеп: "Истәлекләре бик күп апайның. Элек миңа еш сөйли иде", - дип куйды. Фатыйма әби күп еллар Кышлау авыл җирлегендә эшләгән Хәбирә Закированың әнисе белән бертуган икән.

Фатыйма әбине юбилее белән котлау кич белән дәвам итәчәк. Оныклары, туганнары җыела. Үзе дә: "Һәрберсе атна саен яныма кайтып, хәлләремне белеп торалар. Бик куанам", - ди.

Озак еллар куанып яшәргә язсын Фатыйма әби!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев