Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән Рәйсә әби Әбсәләмовага 90 яшь тулды

Иңнәрендә ил йөге Яшим диеп яшим әле Бәрәзә авылында гомер итүче Рәйсә әбекәй Әбсәләмова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилее белән котларга район советы аппараты башлыгы Гөлнара Гәләүтдинова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова, ветераннар советы рәисе Сөембикә апа Садриева, күмәк хуҗалык хисапчысы Айсылу...

Иңнәрендә ил йөге

Яшим диеп яшим әле

Бәрәзә авылында гомер итүче Рәйсә әбекәй Әбсәләмова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилее белән котларга район советы аппараты башлыгы Гөлнара Гәләүтдинова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова, ветераннар советы рәисе Сөембикә апа Садриева, күмәк хуҗалык хисапчысы Айсылу Төхбиева килгән иде.

Фәридә ФИЛАТОВА

Югары Көек авылында туып үскән Рәйсә әбекәй Бәрәзә авылының Гәрәфетдин исемле егетенә тормышка чыга. Бергәләшеп 6 бала - 3 кыз һәм 3 егет үстерәләр. Балалары барысы да исән- саулар. 62 ел иңне - иңгә куеп томыш кичергән Гәрәфетдине генә алты ел элек вафат булган.

  • 62 ел бергә яшәп бер тапкыр да кычкырышып капканың теге ягына чыкканыбыз булмады, - дип искә ала Рәйсә әби. Ирем бар эшкә дә булган иде, - дип тә өсти.

Әбекәйнең туган көненә җыйнак, якты өенә балалары да җыелган. " Аллага шөкер, әниебез исән, кайтып керергә нигезебез бар. Яшәсен генә әле әни", - диләр беравыздан. Бу яктан Рәйсә әбекәй бик бай - 6 баласы, 30лап онык- оныкчыклары бар. Һәркайсын барлап, изге догаларын юллый. Шунда ук күршедәге Камил абый гаиләсен, икенче күршесе Гөлсинә апаны җылы сүзе белән искә алып үтә.

Рәйсә апаның икенче кызы Зәкия Эстониядән үк кайткан. Ул үзе Таллин шәһәрендә яши икән. Зәкия апа Казан шәһәренең 10 интернат мәктәбендә белем алганнан соң, финанс - экономика институтын тәмамлаган. 1978 елда Таллин шәһәренә эшкә китә һәм шунда Сергач мишәрләреннән булган татар егете белән танышып гаилә кора. Ул чакта Эстониягә Әтнә районыннан 14 кеше туйга килә. Ирексездән, булган бит шундый заманнар да уйлап куясың. 25 ел банкта баш хисапчы булып хезмәт куйган, бүгенге көндә шул һөнәре буенча эшләүче Зәкия апа туган телен авылыннан читтә дә онытмаган. Эше буенча бары эстон телендә генә сөйләшергә туры килә аңа.

  • Берәр татар сүзен онытып җибәрсәм, гел әнине искә төшерәм. Әни ничек итеп әйтә торган иде соң әле, дип хәтерләргә тырышам, - ди ул.

Зәкия апа Таллиндагы "Идел" татар җәмгыяте әгъзасы. Очрашып, үзара аралашып торалар икән. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан кичә уздырырга әзерләнеп йөргән көннәре. "Дуслык" татар радиосын да тыңлыйбыз дип сөйли Зәкия апа. Ул бик матур итеп җырлый да икән. Бу сәләте әнисеннән күчкән. "Безнең әни туйларда җырлаганда бөтен авыл җыела иде", - дип искә ала балалары.

  • Заманында биедек тә, җырладык. Смотр концертларында чыгыш ясап, урын алмый кайтмый идек, дип искә ала Рәйсә әби. Безгә исә матур итеп шигырен сөйләп күрсәтте.

    Картайдым, дип, тик утырмыйм -

    Яшен күк яшьним әле.

Балаларым бәхетенә

Яшим, дип, яшим, әле.

Дөрестән дә, яшим дип яши Рәйсә әби. Күз тимәсен, теләге дә бар, җегәре дә җитәрлек. Яшьләргә теләкләре дә юк түгел. " Аяк баскан саен, Аллага шөкер, дип тормышка сөенеп яшәсеннәр иде"- ди ул. Тормыш авырлыкларын күргән, ачлы- туклы яшәп тә тормышка мәхәбәтен җуймаган , бүгенгесенә ихластан кәнагәть булган өлкән кешенең изге теләге ул. Исән сау булып, балаларын , оныкларын сөендереп, якыннарының кадер - хөрмәтендә тагын да яшәргә язсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев