9 апрель 2016 яңалыклары
-
Апрель аена Әтнә дәүләт драма театры репертуары
Апрель аена Әтнә дәүләт драма театры репертуары 09.04.16 «Ай булмаса, йолдыз бар» Азнакай районы, Балтач авылы «Ай булмаса, йолдыз бар» Азнакай районы, Мәнәүз авылы 10.04.16 «Ай булмаса, йолдыз бар», "Серле төн" Азнакай районы, Кәкре-Елга авылы 11.04.16 «Ай булмаса, йолдыз бар» Азнакай районы, Карамалы авылы 12.04.16 «Ай булмаса, йолдыз бар» Мамадыш...
-
Әтнәләр, ишеттегезме? Тагын авария....
Бу гадәттән тыш хәл Казан үзәгендә килеп чыккан. Яшь машина йөртүче юеш асфальтта машина белән идарә итә алмаган һәм якындагы агачка килеп бәрелгән. Егет шактый гына зыян күргән, шулай да хастаханәгә барудан баш тарткан. Шунысы билгеле: ул машина йөртү таныклыгын бер ел элек кенә алган булган әле. Авариядән соң исә...
-
Әтнәләр,тәгәрмәч алыштырыр чак җитте
Тәгәрмәч алыштырыр чак җитте Көннәр сизелерлек җылытты. Күпләр кышкы тәгәрмәчләрне җәйгегә алыштыра башлады. Белгечләр, төнлә температура + 5 градус сакланганда, тәгәрмәчләрне алыштырырга була дип саный. Сервисларда да тәгәрмәч алыштыру сезоны ачылган инде. Шулай да төнлә юлга чыгучыларга, гомумән дә һава торышының кинәт үзгәреп торуына бәйле рәвештә ЮХИДИ хезмәткәрләре ашыкмаска киңәш...
-
Әтнәнең Кимесендә - "Тукай эзләре..."
Күлле Киме авылының С.Хәким исемендәге музеенда "Тукай эзләре буйлап" дип исемләнгән кичә үткәрелде. " Кичәне музей директоры Луиза апа Шәмсиева алып барды. Аның күңелгә үтеп керерлек матур эчтәлекле чыгышы белән кичәнең үтеп киткәнен сизми дә калдык", - дип язалар укучылар. Шигырьләр, җырлар белән баетылган кичә барыбызга да ошады.
-
Эчүен ташлаган кыз кыйссасы - "Әтнә таңы"
2015 елның 14 ноябрендә "Бердәмлек" газетасының 46 санында чыккан "Бер айну тарихы" дип аталган язмада аноним алкоголиклар оешмасына йөреп, эчүен ташлаган Дамир турында язылган иде. Бу язманы укып, аның телефонын сорап алучылар да булды. Бәлки аларга да ярдәме тигәндер. Бүген үзенең айну тарихын Лилия исемле кыз яза. Бөтен кешеләрнең дә...
-
Әтнәдән Рәйсә әби Әбсәләмовага 90 яшь тулды
Иңнәрендә ил йөге Яшим диеп яшим әле Бәрәзә авылында гомер итүче Рәйсә әбекәй Әбсәләмова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилее белән котларга район советы аппараты башлыгы Гөлнара Гәләүтдинова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова, ветераннар советы рәисе Сөембикә апа Садриева, күмәк хуҗалык хисапчысы Айсылу...
-
Әтнәдә 15 градус җылы булачак
15 градус җылы булачак Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда,бүген - 9 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда төнге сәгатьләрдә 1 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булса, көндез һава температурасы 15 градуска кадәр күтәреләчәк. 10 апрельгә каршы төндә...
-
Әтнә техникумы укучылары - "Башваткыч"та
Соңгы вакытта "Башваткыч"та әтнәләрне еш күрәбез. 9 апрель көнне, бүген, 19 сәгатьтә "ТНВ" каналында "Башваткыч"та Әтнә техникумы укучылары чыгышын карый аласыз. "ТНВ-планета" да соңрак карап була.
-
Әтнәдә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни- гамәли конференциясе үтте
Комыргуҗа урта мәктәбендә мондый конференция быел дүртенче тапкыр уза. Конференцияне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, район мәгариф бүлеге, Комыргуҗа урта мәктәбе һәм Шиһабетдин Мәрҗани музее оештырды. Конференция эшендә Әтнәләрдән тыш, күрше Саба, Арча, Лаеш, Балтач, Кукмара районнарыннан,Мари Иле республкасыннан , шулай ук Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы...