Әтнәгә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров килде
Депутат Әтнә җирендә халык белән очрашуын яшь буын - Олы Әтнә мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән әңгәмә уздырып башлады. Әңгәмә үзара сөйләшү, сорашу формасында барды. Мәктәпнең директор урынбасары Динә Галиуллина Ирек Хәйдәр улы Зиннуров буенча кыскача белешмә бирде. Депутатыбыз - данлыклы ватерполчы, ике тапкыр Олимпия, күп тапкырлар дөнья, Европа чемпионы,...
Депутат Әтнә җирендә халык белән очрашуын яшь буын - Олы Әтнә мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән әңгәмә уздырып башлады. Әңгәмә үзара сөйләшү, сорашу формасында барды. Мәктәпнең директор урынбасары Динә Галиуллина Ирек Хәйдәр улы Зиннуров буенча кыскача белешмә бирде. Депутатыбыз - данлыклы ватерполчы, ике тапкыр Олимпия, күп тапкырлар дөнья, Европа чемпионы, "Синтез"ның оста капитаны, Россия җыелмасының алыштыргысыз уенчысы булды. Үзе ватерпол уенына килүе турында кызык итеп сөйләде.
- Әбием белән 1980 елгы Мәскәү Олимпиадасын карап утыруыбыз хәтердә. Аларга соклануымны күргәч әбием: "Син дә "Зур кеше" булырсың әле", диде. Мин ул вакытта көлемсерәдем генә... Әнием теләге белән бассейнга, йөзәргә йөри башладым. Бервакыт ватерпол уйнаучылар үзләре янына чакырдылар да, өйдәгеләргә дә, тренерга да әйтмичә шунда йөри башладым. Соңыннан эләкте үземә... Башлангыч адымны шул вакытта ясадым, - ди.
Мәктәптә яхшы укыган ул, аеруча математиканы, химияне якын иткән. Мәктәпне тәмамлагач КАИга укырга кергән. Чоры шундый иде - Мәскәүдә яки союздаш республикаларда уйнаучылар гына спорт карьерасы ясый алды. Ирек Зиннуров та Севастопольгә күчә, анда тулай торакта торып ватерпол уйный. СССР таркалгач, Волгоградка күчә. Шул вакытта аны җыелма команда составына да алалар. Шул елларда Татарстанның ул вакыттагы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча Казанга кайта. Аның белән үзара әңгәмәне кызык итеп искә алды. Рөстәм Нургали улы аннан: "Татарча беләсеңме?" - дип сораган. Уңай җавап алмагач, "Ярар, татарчасын үзебез сөйләшербез, син үз эшеңне тиешенчә башкар", - дигән. Казанга ул кайткан беренче елны ук "Синтез" бронза ала. Аннан соңгы елларда - көмеш, соңрак алтын медальләргә лаек була. Хәтта Европа чемпионнары кубогын яулый.
Хәзер Ирек Хәйдәр улы Дәүләт Думасында СНГ һәм Евроазиат интеграциясе комитетында эшли. "Төп эшем - законнар кабул итү генә түгел, урыннарга чыгып халык белән дә очрашу", - ди.
"Дусларым күп", - дип куана. Шул исәптән Украинада һәм Грузиядә дә. "Бернигә карамастан дус яшәү кирәк. Алдыгызга максат куегыз һәм шуңа омтылыгыз. Мин барысына да үзем ирештем. Теләк булса, Сездән дә була", - дип мөрәҗәгать итте ул укучыларга. Укучылар аны күпсанлы сорауларга күмделәр. Араларында: "Спортка әйләнеп кайтыр идегезме?" "Күтәрелеш һәм аска төшүләр?" "Беренче тренерыгыз?" "Үзегез дә тренер булып эшләгәнсез икән?" "Спорт белән укуны берьюлы ничек алып барырга?" "Сез таләпчән әтиме?" - ише сораулар яңгырады. Ирек Зиннуров очрашуны: "Барыннан да элек зур хәрефтән КЕШЕ булып үсегез. Шул вакытта максатка ирешү дә җиңел булачак", - дип төгәлләде.
Депутат белән очрашу "Бердәм Россия"нең "Ашыт" спорт комплексында урнашкан җирле штабында дәвам итте. Бу юлы икенчерәк төрле сораулар яңгырады. Конкрет ярдәм генә түгел, Федераль Закон чыгару дәрәҗәсендә үзгәртүләр сораучылар да булды. Депутат һәркемгә ярдәм кулы сузарга вәгъдә бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев