3 февраль 2017 яңалыклары
-
Март – салкын, июнь – яңгырлы, июль коры булачак, ди халык синоптигы
Көннәр кайчан җылытыр икән? Иртәгә тагын суык булырмы? Телевизордан "Хәбәрләр" тапшыруын караганнан соң, һава торышы турындагы мәгълүматны көтеп ала торган булдым. Күңелне җылытырлык сүз әйтмәсләрме янәсе. Аларның сүзләренә караганда, шимбә-ял көнне тагын суыта. Көндез 18 градуска кадәр суык булачак. Әби-бабайлардан гына ишетеп белгән 40 градуслы суыклар булмаса да, бер өйрәнмәгәч,...
-
Әтнәдә - "Күңелле кичә"
Китапханәче Әхмәдуллина Рафилә апабыз Әминә Бикчәнтәевага багышлап кичә үткәрәбез дигәч, бик куандык. Барыбыз да кызыксынып эшкә керештек. Әминә апа Бикчәнтәеваның шигырьләрен яттан өйрәндек, хикәяләрен укыдык. Кичәгә мәктәпнең актлар залына җыелдык. Китапханәче Рафилә Рафаил кызы сөйләменнән без шагыйрәнең шәхси тормышына һәм иҗат юлына караган кызыклы мәгълүматлар белдек. Бәйрәмнең икенче өлешендә укучылар...
-
Яңа Шашы мәктәбе укучылары "Илһам"га язалар
Мәктәп укучылары арасында үткәрелә торган "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенә Яңа Шашы төп мәктәбе укучылары җибәргән шигырьләр КАР БӨРТЕГЕ Ап-ак кына, йомшак кына Кар бөртекләре оча. Саф һавада бии-бии Килеп куналар учка. Сулышымны өргән идем, Кар бөртеге юк булды! Салкыннан яралган чәчәк Минем җылымнан сулды. Фәнзия ХӘСӘНОВА, VII сыйныф укучысы...
-
Дуңгыз колбасасында Африка чумасы вирусы геномнары бар
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе агымдагы елның 24 гыйнварында җаваплылыгы чикләнгән "Юбилейный" ит комбинатында (Саратов шәһәре) җитештерелгән колбаса әйберләрендә һәм җаваплылыгы чикләнгән "Дымок и К" җәмгыятеннән (Энгельс шәһәре) китерелгән тозлы шпикта дуңгызларда була торган африка чумасы вирусы геномнары ачыклануы турында белдерә. Шул уңайдан Идарә "Юбилейный" ит комбинатында, "Дымок и К"...
-
Кабат юл һәлакәте ...
Әллә нинди... югалтулар көннәре дәвам итә бу арада. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә Дәүләт драма театры да "Вконтакте"дагы битендә кайгы уртаклашу сүзләре урнаштырган. Бу юлы да фаҗига юл һәлакәте аркасында килеп чыга... "ЗУР ЮГАЛТУ... Бүген юл һәлакәтендә C.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар Дәүләт драма театры актрисалары, Татарстанның атказанган артисткасы Гәрәева Эльмира Хәмәтхәлил...
-
Коллегабызны җирлиләр
Бүген Балтач районы Таузар авылында кичә юл һаләкәтендә якты дөньядан киткән журналист, радио алып баручысы, бик ягымлы һәм якты кеше Эльвира Илдар кызы Ибраһимованы (Мутавалова) җирлиләр. Туган ягына бөтенләйгә кайта ул бүген… «ВКонтакте»дагы битендә «Саный кәккүк үзе белгән көйгә Айлы төнне, алсу таңнарны; Ә йөрәкләр үз көенә тибә Санламыйча сансыз...
-
Миндә һаман февраль челләсе...
Миндә әле февраль башланмаган, Синдә, ахры, җәйләр кышлаган. Җан ятсынып кире каккан хисләр Сукмагыма бүген ешлаган. Миндә әле кышның зәмһәрире, Миндә әле кышның челләсе. Баллы июлеңә очар идем - Бикледер шул җәең келәсе. Тартып-сузып төнне көнгә саплыйм, Кан җылысы җаннан юылган. Февраль бураннары, күзне буып, Эзне бутар инде юлымнан. Синдә...
-
Әтнә халкы февральдә 4 көн рәттән ял итә
Февральдә дә, майда да тоташ ял итүләр дәвам итә. Бу юлы 1 гыйнвардагы ял көне 24 февральгә күчерелде. Шул сәбәпле 4 көн рәттән ял итәбез. 23, 24, 25, 26 февраль - ял көннәре булачак.
-
Әтнә мәдәният йортына бүләк сертификат бирелде
Әтнә мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдиновка ТР Президентының бүләк-сертификаты тапшырылды. Мәдәният хезмәткәрләре коллегиясендә бүләк сертификатлар 12 мәдәният йортына бирелгән. Алар арасында Әтнә районы да бар.
-
Әтнәгә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров килде
Депутат Әтнә җирендә халык белән очрашуын яшь буын - Олы Әтнә мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән әңгәмә уздырып башлады. Әңгәмә үзара сөйләшү, сорашу формасында барды. Мәктәпнең директор урынбасары Динә Галиуллина Ирек Хәйдәр улы Зиннуров буенча кыскача белешмә бирде. Депутатыбыз - данлыклы ватерполчы, ике тапкыр Олимпия, күп тапкырлар дөнья, Европа чемпионы,...
-
Газ котелы шартлап һәлак булган
Яңа Чишмә районында фаҗига: газ котелы шартлаганда үлгән егет дустына булышырга гына кергән булган Гомер китабына ничә бит язылганны берәү дә белми. Яңа Чишмә районы Горшково авылында яшәүче Павел Чебурахтин өчен январьның соңгы көне гомеренең дә соңгы көне була. 15 яшьлек егет күршеләренә ярдәмгә үз аяклары белән керә. Әмма аңа...
-
Әтнәдә бензин бәяләре артты
Әтнәдәге "Арскнефтепродукт" АЗСыннан алган хәбәрләргә караганда, бәяләр үскән. Әлегә кадәр иң популяр "АИ-92"нең бер литрын 34 сум 90 тиенгә ала идек. Хәзер ул 35 сум 40 тиен тора. "АИ-92-ЭКО"ны моңарчы 35 сум 40 тиенгә ала идек, хәзер ул 36 сум 10 тиенгә җитте. Авто йөртүчеләргә "АИ-95"нең бер литры 37 сум...