Әтнәдә бензин бәяләре артты
Әтнәдәге "Арскнефтепродукт" АЗСыннан алган хәбәрләргә караганда, бәяләр үскән. Әлегә кадәр иң популяр "АИ-92"нең бер литрын 34 сум 90 тиенгә ала идек. Хәзер ул 35 сум 40 тиен тора. "АИ-92-ЭКО"ны моңарчы 35 сум 40 тиенгә ала идек, хәзер ул 36 сум 10 тиенгә җитте. Авто йөртүчеләргә "АИ-95"нең бер литры 37 сум...
Әтнәдәге "Арскнефтепродукт" АЗСыннан алган хәбәрләргә караганда, бәяләр үскән. Әлегә кадәр иң популяр "АИ-92"нең бер литрын 34 сум 90 тиенгә ала идек. Хәзер ул 35 сум 40 тиен тора. "АИ-92-ЭКО"ны моңарчы 35 сум 40 тиенгә ала идек, хәзер ул 36 сум 10 тиенгә җитте. Авто йөртүчеләргә "АИ-95"нең бер литры 37 сум 90 тиенгә төшә иде, хәзер исә 38 сум 40 тиен чыгарып салырга кирәк. Соляр бәясе дә артты - "ДТ"ның бер литры өчен 37 сум түли идек, ул 50 тиенгә үсте - хәзерге бәясе 37 сум 50 тиен.
Нәрсә әйтәсең инде монда?.. Ахыры хәерле булсын иде. Нефтьнең баррель бәясе ни артмый, ни кимемичә, бәяне күтәрә алмыйча азаплансыннар иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев