Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коллегабызны җирлиләр

Бүген Балтач районы Таузар авылында кичә юл һаләкәтендә якты дөньядан киткән журналист, радио алып баручысы, бик ягымлы һәм якты кеше Эльвира Илдар кызы Ибраһимованы (Мутавалова) җирлиләр. Туган ягына бөтенләйгә кайта ул бүген… «ВКонтакте»дагы битендә «Саный кәккүк үзе белгән көйгә Айлы төнне, алсу таңнарны; Ә йөрәкләр үз көенә тибә Санламыйча сансыз...

Бүген Балтач районы Таузар авылында кичә юл һаләкәтендә якты дөньядан киткән журналист, радио алып баручысы, бик ягымлы һәм якты кеше Эльвира Илдар кызы Ибраһимованы (Мутавалова) җирлиләр. Туган ягына бөтенләйгә кайта ул бүген…

«ВКонтакте»дагы битендә «Саный кәккүк үзе белгән көйгә Айлы төнне, алсу таңнарны; Ә йөрәкләр үз көенә тибә Санламыйча сансыз саннарны… (Зөлфәт Хәким)» статусы калды….

Интернетта, социаль челтәрләрдә, Ватсапта таралган шигырьләрне Эльвира сөйли… иде…

Бүген 12 сәгать 30 минутта «Биектау FM» (100,2 fm) радиосында Эльвира Ибрһимова истәлегенә тапшыру була. Ул Эльвираның яраткан шигырьләренә багышланачак.

Казан-Малмыж юлының 31нче чакрымында, Бөреле тимер юл станциясе тирәсендә журналист Эльвира Ибраһимова (күпләр аны Мутавалова дип белә) идарә иткән 13нче модель "Лада" һәм SCANIA йөк машинасы бәрелешә. Эльвира һәлак була.

Эльвира «Болгар FM»да, «Биектау FM»да, башка матбугат чараларында эшләде. Соңгы көненә кадәр «Ярдәм» мәчете каршындагы тернәкләндерү үзәгендә хезмәт куйды. Никахлар, хәләл мәҗлесләр алып барды. Аның ягымлы, тынычландыра торган тавышын күпләр хәтерлидер.

Якыннары, туганнары һәм хезмәттәшләренең тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.

Урыны җәннәт түрләрендә булсын.

Чыганак: arskmedia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев