Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә - "Күңелле кичә"

Китапханәче Әхмәдуллина Рафилә апабыз Әминә Бикчәнтәевага багышлап кичә үткәрәбез дигәч, бик куандык. Барыбыз да кызыксынып эшкә керештек. Әминә апа Бикчәнтәеваның шигырьләрен яттан өйрәндек, хикәяләрен укыдык. Кичәгә мәктәпнең актлар залына җыелдык. Китапханәче Рафилә Рафаил кызы сөйләменнән без шагыйрәнең шәхси тормышына һәм иҗат юлына караган кызыклы мәгълүматлар белдек. Бәйрәмнең икенче өлешендә укучылар...

Китапханәче Әхмәдуллина Рафилә апабыз Әминә Бикчәнтәевага багышлап кичә үткәрәбез дигәч, бик куандык. Барыбыз да кызыксынып эшкә керештек. Әминә апа Бикчәнтәеваның шигырьләрен яттан өйрәндек, хикәяләрен укыдык.

Кичәгә мәктәпнең актлар залына җыелдык. Китапханәче Рафилә Рафаил кызы сөйләменнән без шагыйрәнең шәхси тормышына һәм иҗат юлына караган кызыклы мәгълүматлар белдек. Бәйрәмнең икенче өлешендә укучылар язучының кыска хикәяләре белән таныштырдылар, шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәм 3 нче сыйныф укучыларының шагыйрә сүзләренә иҗат ителгән " Эх, дускаем, кил әле" җыры белән тәмамланды.

Балачак - кеше гомеренең иң матур чагы. Бәләкәй генә шатлык та зур булып, гади көн дә бәйрәм көне кебек тоела. Бу кичә дә безнең күңелебездә шатлыклы мизгелләрнең берсе булып кереп калыр. Шагыйрә Әминә Бикчәнтәеваның шигырьләре онытылмасын, ул тагын бик күп балаларны шатландырсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев