Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Шашы мәктәбе укучылары "Илһам"га язалар

Мәктәп укучылары арасында үткәрелә торган "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенә Яңа Шашы төп мәктәбе укучылары җибәргән шигырьләр КАР БӨРТЕГЕ Ап-ак кына, йомшак кына Кар бөртекләре оча. Саф һавада бии-бии Килеп куналар учка. Сулышымны өргән идем, Кар бөртеге юк булды! Салкыннан яралган чәчәк Минем җылымнан сулды. Фәнзия ХӘСӘНОВА, VII сыйныф укучысы...

Мәктәп укучылары арасында үткәрелә торган "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенә Яңа Шашы төп мәктәбе укучылары җибәргән шигырьләр


КАР БӨРТЕГЕ

Ап-ак кына, йомшак кына

Кар бөртекләре оча.

Саф һавада бии-бии

Килеп куналар учка.

Сулышымны өргән идем,

Кар бөртеге юк булды!

Салкыннан яралган чәчәк

Минем җылымнан сулды.

Фәнзия ХӘСӘНОВА, VII сыйныф укучысы


ТИМЕРАЯК

Әни миңа тимераяк

Алып кайткан бүләккә.

Минем нәрсә теләгәнне

Белгән инде, әлбәттә!

Куанычымнан шунда ук

Шугалакка йөгердем.

Кичкә кадәр шудым шунда,

Бигрәкләр дә сөендем.

Таңсылу САБИТОВА, VII сыйныф укучысы


КЫШ ТА КЫЗЫГА БУГАЙ

Сәйлән кебек кар өслеге

Кояшта җем-җем итә.

Кышкы матурлыкны күреп,

Күңел сөенеп китә.

Йомшак ап-ак кар өстендә

Бик күңелле уйнавы.

Саф һавасы тәнгә сихәт,

Җанга рәхәт сулавы.

Тимераякта йөрибез,

Чаңгы, чана шуабыз,

Кар бәрешеп тә алабыз -

"Өр-яңадан туабыз".

Караңгыга кадәр тауда

Шау-гөр киләбез шулай.

Безнең күңелле уенга

Кыш та кызыга бугай.

Әдилә СИРАҖИЕВА, VII сыйныф укучысы


ТУГАН ТЕЛЕМНЕ ОНЫТМАМ

Чиста итеп, саф татарча сөйлим,

"Кем өйрәтте сине?" - дип сора.

Мин тугач та, талбишеккә салып,

Әнкәм бәллү көйләп утыра.

Мәктәбемдә, кулга каләм тотып,

Тәүге сүзне яздым тактага.

"И туган тел, и матур тел" - диеп,

Иң беренче дәресем башлана.

Чит телләрне дә мин үзләштерәм,

Инглизчә дә беләм, русча да.

Газиз ана телем - татарчаны

Онытмамын кая барсам да!


БӘХЕТ

Бәхет ул - синең гаиләң,

Бәхет - әти-әниең.

Алар исән-сау булса,

Һәм дә булса үз өең.

Бәхет ул - Туган җирең,

Туган телең ул синең,

Сәламәт булып яшәү,

Яраткан эштә эшләү,

Зур үрләргә ирешү,

Дуслар белән күрешү,

Илдә тынычлык булу,

Ирекле булып туу.

Үз урыныңны табу,

Максатыңа юл яру,

Миһербанлы, шәфкатьле,

Намуслы булып калу.


ЧӘЧӘКЛӘР ДӘ МОҢАЯ

Чәчәкләр дә моңаялар,

Беләләр көз җиткәнен.

Күрәләр бит кошларның да

Җылы якка киткәнен.

Чәчәкләр дә моңаялар

Салкын җилләр искәндә.

Иртән җиргә ап-ак булып

Салкын кырау төшкәндә.

Моңаймагыз, чәчәкләрем!

Кыштан соң язлар килер.

Җылы яктан искән җилләр

Җәй җиткәнен сиздерер.

Бал кортлары бал җыярлар

Кызарып таң атканда.

Бар дөнья ямьгә күмелер

Сез хуш ис таратканда.

Ләйсән УСМАНОВА, V сыйныф укучысы

ҺӘР ФАСЫЛНЫҢ ҮЗ ЯМЕ

Кышның була үз яме,

Язның үз матурлыгы.

Җәйнең рәхәт җылысы,

Көзнең үз моңсулыгы.

Кышын чана шуабыз,

Язын ташу куабыз.

Җәен җиләк җыябыз,

Кышка әзерләп куябыз.

Кышын булса бик суык,

Язын тамчылар тама.

Җәен була бик җылы,

Көзен яңгырлар ява.

Табигатькә сокланам:

Һәр фасылның үз яме,

Үз җиреңне яратуның

Була икән үз тәме.


ӘБИЕМ

Әти белән әнием

Гел эштә була минем.

Әле шуңа сөенәм:

Ярый бар дип, әбием.

Әбиемнең телләре

Майлап куйган белән бер:

Матур сүзләрен әйтеп

Сөеп тора мине гел.

Оекбашлар бәйли ул,

Тәмле ашлар пешерә.

Минем кәеф булмаса,

Дога укып өшкерә.

"Балаларның баласы

Балдан татлы була, - ди, -

Әти-әниең сүзен

Син, улым, гел тыңла", - ди.


КАЕННАР

Каеннарның кайгы диеп

Юк бер дә сөйләнәсе.

Челтәр шәлен ябынганнар -

Рәхәттер күләгәсе.

Кыш җитүгә каеннардан

Бөре җыеп алалар.

Бик файдалы матдәләрен

Даруларга салалар.

Алай гына түгел әле,

Яфрагын да җыялар.

Кирәк чакта кулланырга

Киптереп тә куялар.


МӘКТӘБЕМ

Көн дә иртән куанышып,

Без мәктәпкә барабыз.

Төрле яклап үзебезгә

Тирән белем алабыз.

Яңалыктан калмас өчен

Тырышып уку кирәк.

Мәктәп барын да өйрәтә,

Тик тырыш булу кирәк!

Илгизәр ХАЛИКОВ, VI сыйныф


ХЫЯЛЛАРЫМ МИНЕМ КАНАТЛЫ

Хыялларым минем канатлы

Һәм шулай ук алар күп катлы.

Кайберләрен көн дә кабатлыйм,

Кайберләре шундый да затлы.

Хыялларым минем канатлы

Һәм алар шундый да татлы.

Китерәләр көн дә күп шатлык,

Китерәләр көн дә күп байлык.

Хыялларым минем канатлы

Төшләремә кереп аптырата

Булса да сездә канатлар

Очып китмәгез миннән, хыяллар!


КЫШ БИЛГЕЛӘРЕ

Җәен эссе, кыш суык,

Бозланды барча сулык.

Һавасы да бигрәк салкын,

Авыр алырга сулыш.

Җәен кара, кышын ак -

Каплады басуны кар.

Өем-өем урыннар бар,

Юлларда да бигрәк тар.

Җәен каты, кышын йомшак

Тәгәрисең гүя йомгак.

Киткән дөнья йомшап,

Ак мамыкка охшап.


ЧЕЛТӘР ШӘЛЛЕ КАЕННАР

Челтәр шәлле каеннар

Тезелешеп басканнар.

Шәһәрнекеләр түгел -

Безнең авылдагылар.

Җәен яшел, кышын ак

Төскә керә шәлләре.

Ә бүген челтәр шәлдән

Киенгәннәр һәрберсе.

Авылымның каеннары

Шәрә кала күрмәсен.

Әйтик әле Кыш бабайга

Әйбәтрәк күзләсен.

Кыш бабай шәл киертә

Каеннарның иңенә.

Туңмасыннар агачлар

Кышның салкын көнендә.

Динә ЗАКИРОВА, VI сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев