Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәленең хастаханәдә күргәннәре

Бульнис кыйссасы Гадәтем шундый: бинага кереп, таныш булмаган кешеләр белән очрашсам, исемемне, кайдан булуымны әйтеп, кул биреп исәнләшәм. Исәнләшкәндә йөзенә, күзенә текәлеп карыйм. Соңрак аралашканда алай диккать белән карау гадәтем юк. Бу юлы да шулай булды. Мине озата кергән шәфкать туташы чыгып киткәч, бүлмәдәгеләр белән исәнләшеп, танышып чыктым. Минем белән...

Бульнис кыйссасы

Гадәтем шундый: бинага кереп, таныш булмаган кешеләр белән очрашсам, исемемне, кайдан булуымны әйтеп, кул биреп исәнләшәм. Исәнләшкәндә йөзенә, күзенә текәлеп карыйм. Соңрак аралашканда алай диккать белән карау гадәтем юк.

Бу юлы да шулай булды. Мине озата кергән шәфкать туташы чыгып киткәч, бүлмәдәгеләр белән исәнләшеп, танышып чыктым. Минем белән янәшә ятакта утырып торган илле яшьләрендәге ир "Мин Әтнәдән", - дигәч, торып басып, бөтен йөзе белән елмаеп: "Мин Әтнә районы кияве", - дип, исемен әйтеп, ике куллап исәнләште. Калганнар бар да ятып торалар. Соңыннан белдем, операциядән соң аларга яки ятып торырга, яки басып торырга гына, утырырга ярамый икән. Түр почмакта ятучы, егерме биш - утыз яшьләрендәге егет : "Вадим булам," - дип, татарчалап исәнләште. Керәшен егетедер дип уйлаган идем, алай булып чыкмады. Катнаш никахтан туган, ике телне дә камил белә." Ничек шулай татарча әйбәт сөйләшәсең?"- дип сорагач, " Бала вакытта Саба районында, әби-бабайларда үстем. Анда берәр ел балалар бакчасына да йөрдем әле", - диде. Аның белән янәшә ятакта ятучы ир, буе ике метрдан аз гына кайтыш булыр, көрәк кадәрле кулын биреп, Чистай мишәрләренә хас сөйләм белән, исемен һәм кайсы районнан булуын әйтте. Сөйләшә торгач, уртак танышларыбыз да килеп чыкты. Аралашырга ярата. Берничә көннән, ул авылына кайтып киткәч, бераз ямансурак та булып китте. Икенче күршем белән иң соңыннан таныштым. Утыз да тулмаган, таза, чибәр егет, бүлнистә генә булса кирәк, сакал - мыек җибәргән. " Бу картка нәрсә калган инде монда?" - дигәнрәк караш белән, уң кулының чугын беләзектән бөгеп, бармак очлары белән генә теләр- теләмәс исәнләште. Өстендә ялан тәнгә кигән затлы халат. Гомумән аның бар әйберсе дә затлы, ашаган ризыгы да, эчкән ширбәте дә - ашханәгә барып ризык җыйганын хәтерләмим. Янына еш киләләр. Ятагы астыннан арыш капчыгыннан да зуррак букчасын тартып чыгарып, җылы киемнәрен киенә дә, килгән кешеләрне бүлнис коймасын узганчы озата чыга. Болай үзе ятагыннан сирәк тора, йомышларын башкарырга гына. Яткан көйгә ноутбугын янына куеп, нидер карый. Карап туйса, ниндидер җайланмалар өстәп кино карый, наушнигы колагыннан төшми, берәү белән дә аралашмый, сөйләшми.

Бу ятак үзе шундый булдымы, ул өенә кайтып киткәннән соң кергән егет тә, безнең белән баш кагып исәнләште дә, шортыларын киеп, ноутбугын алып, ятагына сеңде. Татар икәнлеге маңгаена язылган. Татарча бирелгән сорауларга русча җавап бирә. "Татарча белмим", - дип әйтсә бер хәл булыр иде. Ә болай әллә ничек, сәеррәк.

Бүлмәдә көндәлек матбугат, китап укучыбер мин генә булдым.Калганнарның барысы алдында я ноутбук, я планшет, я кесә телефоны. Дөньядан артта калып булмас. Икенче бүлнискә ятарга туры килсә, алда санап киткән әйберләрнең берәрсен кыстырып бармый булмас.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев