Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, җан җылыгыз өчен рәхмәт

25 еллык юбилеебызны зурлап, безне хөрмәт итеп килгән һәркайсыгызга, бәйрәм кичәсе узгач кабат-кабат шалтыратып, тәэсирләре белән уртаклашучыларга әнә шулай дип әйтәсебез килә. Сүрия МИНГАТИНА Гөлнар МӨХӘМӘДҖАНОВА Әлеге чараны уздырырга уйладык та, башланыр алдыннан күңелебезне курку биләп алды. Бер җиргә дә игъланнар куймадык, берәүне дә аерым чакырмадык, бары газетабызга гына яздык....

25 еллык юбилеебызны зурлап, безне хөрмәт итеп килгән һәркайсыгызга, бәйрәм кичәсе узгач кабат-кабат шалтыратып, тәэсирләре белән уртаклашучыларга әнә шулай дип әйтәсебез килә.

Сүрия МИНГАТИНА

Гөлнар МӨХӘМӘДҖАНОВА

Әлеге чараны уздырырга уйладык та, башланыр алдыннан күңелебезне курку биләп алды. Бер җиргә дә игъланнар куймадык, берәүне дә аерым чакырмадык, бары газетабызга гына яздык. Кеше газета укый торган вакыт түгел, халык килмәсә, зал буш булса нишләрбез, дигән уй тынгы бирмәде. Казаннан тиңентен кайткан Илгиз абый Кадыйровның "Газетадан укыдым да очып кайттым, ничек сезнең бәйрәмне калдырып була, залда урын җитәрме икән дип борчылырга кирәк", - дип тынычландырды. Яңа Кенәрдә яшәүче хәбәрчебез Рифат абый Габидуллинның килүе дә канат куйгандай булды. Газета укучыларыбызны чәй белән сыйлаган арада артистларыбыз кайтып җитте. Һәм башладык. Сәхнә бөтереп алды, телисеңме, беләсеңме, булдырасыңмы... анысы онытылды. Алкышларыгыз көч бирде. Төгәлләдек

Икенче көнне иртән Ленин исемендәге күмәк хуҗалыгы рәисе Илгиз Вилдан улы шалтыратып, сәхнәдә онытылган сүзләрен, рәхмәтләрен җиткереп, "Сез әле үзегезнең нәрсә эшләгәнегезне белеп тә, аңлап та җиткерә алмыйсыздыр, сезнең бәйрәм генә түгел, кешелеклелек, кечелеклелекне сыйдырган, бер-береңне зурлау, хөрмәтләү кичәсе булды бу. Гел шул хакта уйлыйм әле... башкалар да минем хәлдәдер..." - дип шатландырды.

Бәйрәмебездән соң калган әйберләрне җыештырырга дип, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасының ишеген ачып кердек. Элекке редакторыбыз Марат Хәбибуллин: "Менә хәбәрчеләрегез язып та өлгергән инде кичәге юбилейны, шуны гына сөйләшәләр. Түзә алмадым кичә төнлә яздым, бүген иртәнге 5 тә торып күчердем ди әнә...", дип каршы алып, ак кәгазь бите сузды. Ул да түгел, әлеге бинаны җыештыручы уңган хатын-кызларыбыз, китапханәчеләребез кичәдән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Урамга чыккач та, туктатып фикерләрен җиткерүчеләр булды, хәбәрчеләребез дә шалтыратты. Хәрби комиссар да элемтәгә чыкты. Баш табиб Азат Харис улы да котлады. Районыбыз прокуроры Нурия Сабирҗанованың котлау открыткасына да шатландык. Күрше район мөхәррирләре дә хәлебезне белде. Барысы да бик җылы фикерләрен кабат әйттеләр. Дүшәмбе көнне иртән өлкән хәбәрчебез Гомәр абый килеп керде, Луиза апа, Раушан абый, Мөршидә апа... шалтыратып рәхмәтләрен җиткерделәр. Урамга чыксак та фикерләрен әйтүчеләр күп булды. Сания апа күз яшьләрен сөртеп: "Сәхнәгә чыгып рәхмәт әйтәсем килеп утырды. Күңелләр актарылды, йөрәк түренә үтә белдегез, язмаларыгыз да шундый. Үткәнне онытмагансыз, без яраткан мөхтәрәм җитәкчеләребез Люция Әхмәтҗанова белән Наил Габидуллинны кабат сәхнәгә чыгарган өчен дә бик күңелебез булды..." - диде.

Килә алмаучыларның: "Ник сәгать 3кә куйдыгыз, эш вакыты, китә алмадык", дигән сүзләре дә йөрәккә тиде. Бик китерәсебез килде барыгызны да, Казаннан җитәкчеләр кайтты, читтән килүчеләрнең, артистларның вакытларын да туры китереп, 15 сәгать иң кулае дип таптык, чөнки бәйрәмнән соң Казанга, күрше районнарга кайтып китүчеләр дә аз түгел иде. Соңгысы булмас, бергә яшәсәк, кабат очрашырбыз, Алла боерса. Барыгызны да дулкынланып тыңладык, шундый ихлас булганыгыз, яратканыгыз, үпкәләгәнегез, хәтта ачуланганыгыз өчен дә, рәхмәт әйтәсебез килә, чөнки берегез дә битараф түгел. Аерым рәхмәтебез шундый кичә үткәрергә мөмкинлек биреп, матди ярдәм күрсәткән район башлыгыбыз Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовка; тантана вакытында зурлап котлаган район советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова, Татарстан журналистлар союзы вәкиле Резеда Мөбәрәкова, якташыбыз, Бөтендөнья Татар конгрессының җитәкче урынбасары Гөлназ Шәйхи, безне зурлап, бүләкләр күтәреп килгән һәр җитәкчегә без бик рәхмәтле. Химаяче булырга теләк белдергән Гүзәлия Илсур кызы Садыйкова, Миләүшә Җәүдәт кызы Әхмәтҗанова, Хәлил Марсель улы Хәбибуллин, безнең хәлебезгә кергән Абдуллаҗановлар, театр бинасын гына түгел, артистларын да биреп торган Ленур Зәйнуллинга, башыннан ахырына кадәр булышып торган китапханәчеләргә, безне тыңлап, бер ай дәвамында сценарий язган, кичәне алып барган хәбәрчебез Гөлүсә Батталовага, аның гаиләсенә рәхмәтләребез генә аз булыр, үзегезгә меңе белән игелек булып кайтсын, Ходай сәламәтлектән аермасын.

13 май иртән зур букет күтәреп безне котлап, иң изге теләкләрен җиткергән Рита апа Сабирова, аягыгыз җиңел булды, әле дә котлаулар кабул итәбез. Дүшәмбе көнне Арчадан килгән Ринат Фазлыйәхмәтов, Минһаҗ Кашапов, үзебезнең Наил абый Сабировның ихлас сүзләре дә канат куйды... Бер "Әтнә" җырын җырлар өчен ашыгыч эшләрен ташлап кайтып, җырлап бетерүгә к иткән Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллина; тамаша залында, аннан соң ресторанда тулы концерт программасын күрсәттеләр дисәк тә була - Алсу һәм Азат Фазлыевлар, "Безнең кечкенә генә уңышыбызны да зур итеп халыкка җиткереп, безне үсендереп, безгә кирәк урында юл күрсәткән газета бит сез, - дип, - ресторанда булса да җырларга дип кайттым, ихлас котлыйм барыгызны да дип, җырларын бүләк иткән Зөлфәт Фәхретдинов, тамашачыларга бәйрәм ясаган Руслан Галимуллин, Гөлүзә Сираҗиева, Фаил Сәфәров, Рәдис Фәйзрахманов, "Алчәчәк" бию коллективы, биюче, булачак журналист кызыбыз Диләрә Батршина, чыгыш ясаучы, ярдәм кулын сузган һәркем олы һәм чиксез рәхмәтебезне кабул итегез.

"Бу артистларга бик күп түләгәнсездер инде", дип сораучы кунакларга артистларның безгә бәйрәм ясап, бушка эшләүләрен әйткәч ышанмадылар да бугай. "Әтнәләр сокланырлык, ничек шулай яши беләләр, бездә тамаша залларына халыкны мәҗбүри дә китереп булмый, ә сезнекеләр зал тутырып килгән, һәркайсы ихлас", - дип сокланды күршеләребез дә. Ә без һәрвакыттагыча үзебезнекеләр белән горурландык. Барысы да Зөлфәт Фәхретдинов әйткәнчә, "Без бер-беребезгә кирәк, бергә яшик!" Шулай дәвам итик!

Ә болай яшәү өчен уртак тырышлык белән "Әтнә таңы"н бетермәү кирәк. Яртыеллыкка матбугатка язылу бара. 12 майдан 22 майга кадәр ташламалы язылу вакытында 550 сум 90 тиенгә язылып калырга тырышсагыз, безгә иң зур бүләгегез булыр иде. Бергә калырбыз дип бик ышанасы килә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев