17 май 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, җан җылыгыз өчен рәхмәт
25 еллык юбилеебызны зурлап, безне хөрмәт итеп килгән һәркайсыгызга, бәйрәм кичәсе узгач кабат-кабат шалтыратып, тәэсирләре белән уртаклашучыларга әнә шулай дип әйтәсебез килә. Сүрия МИНГАТИНА Гөлнар МӨХӘМӘДҖАНОВА Әлеге чараны уздырырга уйладык та, башланыр алдыннан күңелебезне курку биләп алды. Бер җиргә дә игъланнар куймадык, берәүне дә аерым чакырмадык, бары газетабызга гына яздык....
-
"Әтнә таңы"ның 25 еллык кичәсеннән фотолар
-
Россиянең Дәүләт Думасына чираттагы тапкыр транспорт салымын бетерү буенча закон проекты тәкъдим ителде - “Әтнә таңы”
Бу юлы да салымны ягулыкка акцизлар кертү белән алыштырырга телиләр. Күп илләрдә нәкъ менә шулай эшлиләр дә. Моның 2 төп сәбәбен дә күрсәтәләр. Беренчедән, салым 100 процент җыела. Икенчедән, социаль гаделлек тә булачак, ягъни, кем күп йөри, шул күп түли. Моннан тыш, кайберәүләр автомобильдә сирәк йөриләр, шулай да тулы бәяне...
-
Россия финанс министрлыгы яңа пенсия системасы турында игълан итте - “Әтнә таңы”
Бу хакта финанс министры Антон Силуанов "Россия 24" телеканалына хәбәр иткән. Дөрес, Россиянең финанс министрлыгы 2017 ел ахырын-2018 ел башын күз алдында тота. Моннан тыш, аның нинди булачагы турында да төгәл мәгълүматлар юк. Шулай да элек әйткәннәреннән чыгып күзалларга була. Әйтик, мәҗбүри туплау өлешен бетереп, шәхси пенсия капиталын булдыру идеясе...
-
Әтнәдә сәләтле укучы балаларны барладылар
Елдагыча сәләтле балалар җыены узды. Анда Татарстан күләмендәге фән олимпиадаларында уңышлары булучылар катнашты. Олы Әтнә башлангыч мәктәбенең актлар залында узган җыенда Түбән Көек, Комыргуҗа, Бәрәзә, Мәңгәр һәм Күшәр мәктәбе укучылары, шулай ук аларны әзерләгән укытучылары катнашты. "Бик күңелле чара булды", - дип хәбәр иттеләр безгә.
-
Әтнәнең Түбән Көек мәктәбе – беренче!
X Спартакиада кысаларында район мәктәпләре арасында футбол бәйгесе узды. Биредә дөрес тактика сайлаган Түбән Көек мәктәбе егетләре I урын яуладылар. Аннан соңгы урыннарны Мәңгәр, Күәм, Олы Әтнә мәктәбе командалары алды. Барысы 9 команда катнашкан ярыш Таһир Вәлиуллин һәм Алмаз Фәйзуллин хөкемдарлыгында үтте.
-
Әтнә мәктәбендә Татарстанда иң яхшы музей урнашкан
Бүген - Бөтендөнья музейлар көне. Бәйрәм алдыннан гына Олы Әтнә мәктәбе музее Татарстан Республикасы хөкүмәтенең Премьер-министр Энгель Фәттахов имзалаган махсус дипломына лаек булды. Укытучы Ирек Илсур улы Дәминов җитәкләгән музей "Лучший школьный музей Республики Татарстан" номинациясендә җиңеп чыкты. Мәктәп музее Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Татарстан Президентының Бөек...
-
Әтнәләр ишеттегезме кулдан кулга машина сатуны тыярга уйлыйлар
"Россия автомобильләр дилеры" ассоциациясе машиналарны кулдан-кулга сатуны тыярга уйлый. Сату өчен сату алды әзерлеген кертергә кирәк дип саныйлар. Бу хакта РОАД башлыгы Владимир Моженков хәбәр итә. белгечләр сатуга чыгарылган күп йөргән машиналар махсус дилер үзәкләрендә сату алды әзерлеген узарга тиешлшр дип саныйлар. Бу әзерлек тотылган машиналарны саткан очракта куркынычсызлыгын тәэмин...
-
Россиянең хезмәт министрлыгы Казанга Төркиядән яңа эшчеләр җәлеп итү турында уйлана - “Әтнә таңы”
Сүз Казандагы ТЭЦ төзелешен алып баручы Төркия фирмасы турында бара. Бу хакта Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында хәбәр иткәннәр. Башка җаваплы оешмалар әлегә бернинди комментарийлар бирмиләр. Төркиянең Gama фирмасы бу хакта соңрак хәбәр бирәчәген белдерде.