Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, батарейны ташламагыз!

Батарейның ни өчен кирәк икәнен һәрберебез, ә менә заряды беткәч аны теләсә-кая ташларга ярамаганлыгын бик азлар гына белә. Бу хакта батарейкада языла үзе, тик анда кая ташларга икәнлеге күрсәтелмәгән. Ә беләсезме, бармак зурлыгындагы бер батарей 20 квадрат метр җирне авыр металлар белән зарарлый. Димәк, сорау туа: кая куярга аны? Казанның...

Батарейның ни өчен кирәк икәнен һәрберебез, ә менә заряды беткәч аны теләсә-кая ташларга ярамаганлыгын бик азлар гына белә.

Бу хакта батарейкада языла үзе, тик анда кая ташларга икәнлеге күрсәтелмәгән. Ә беләсезме, бармак зурлыгындагы бер батарей 20 квадрат метр җирне авыр металлар белән зарарлый. Димәк, сорау туа: кая куярга аны?

Казанның "Икеа" кибетендә кулланылган батарейны гына түгел, аккумуляторны, хәтта көндезге ут лампасын да кабул итәләр диләр. Ә инде Казанга һаман барып йөрмәс өчен, сарайның берәр җирендә җыеп, барысын бергә илтеп тапшырырга була.

Бер ташлаган батарей: - 20 квадрат метр җирне һәм 100 литр суны зарарлый;

- 6 тонна чүп-чардагы бер батарейка аркасында каты көнкүреш калдыкларындагы терекөмеш составы мөмкин концентрацияне узып китә; - бер батарей, хәтта кечкенә түгәрәге дә, организмга эләксә, кешене 30 минутта үтерергә сәләтле; - батарей бөтен чүп-чар калдыкларның 0,25 %ын гына алып тора, әмма токсинлы металларның 50 %ы - аның өлеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев