26 май 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә 9 сыйныфлар ОГЭ тапшыра
ОГЭ - дәүләт имтиханы формасындагы "итоговая аттестация". Тугызынчылар химия, информатика, җәмгыять белеме һәм әдәбият фәннәреннән имтиханнар тапшыралар. Татарстан буенча химия фәнен - 4911, информатиканы - 6999, җәмгыять белемен - 16515 һәм әдәбиятны 447 кеше сайлаган.
-
Әтнәләр, батарейны ташламагыз!
Батарейның ни өчен кирәк икәнен һәрберебез, ә менә заряды беткәч аны теләсә-кая ташларга ярамаганлыгын бик азлар гына белә. Бу хакта батарейкада языла үзе, тик анда кая ташларга икәнлеге күрсәтелмәгән. Ә беләсезме, бармак зурлыгындагы бер батарей 20 квадрат метр җирне авыр металлар белән зарарлый. Димәк, сорау туа: кая куярга аны? Казанның...
-
Уразованың сеңлесе дә җырлый - "Әтнә таңы"
Гөлназ Халикова - Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың бертуган сеңлесе. Әллә нәселдән, әллә табигатьтән бирелгәнме, Гөлназ да апасы кебек үк талантлы һәм моңлы җырчы. Хәзерге вакытта зәңгәр экраннарда аның "Тутый кошым" исемле җырына төшерелгән тәүге клибын еш күрсәтәләр. - Гөлназ, ни өчен фамилияң Уразова түгел, ә Халикова? - Беренчедән, мин...
-
Әтнәдә Ураза тотучылар өчен сәхәр һәм авыз ачу вакыты
Изге Рамазан аенда Ураза тотучылар өчен * *Мәскәү вакыты Число Иртәнге ашау тәмамлану вакыты ( сәхәр) Кичке намаздан соң ашау вакыты ( ахшам) 6.06 1:02 20:22 7.06 1:01 20:24 8.06 1:00 20:24 9.06 1:00 20:25 10.06 00:59 20:26 11.06 00:59 20:27 12.06 00:58 20:28 13.06 00:58 20:29 14.06 00:58 20:29...
-
Әтнәдә 4 кеше штрафка тартылды
Районның административ комиссиясе капка алды һәм ян-як территорияләрне чүп-чардан, төрле материаллардан арындыруны гел күз уңында тота. Авылларга чыгып тикшерә, гаеплеләрне җавапка тарта. Яңа гына комиссия утырышы 4 райондаш эшен тикшерде һәм аларга каршы протоколлар төзеде. Андыйлар арасында буласы килмәгән һәркем территориясен чиста тотсын, капка төпләрен төрле материаллардан арындырсын иде.
-
Әтнә мәктәпләрендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар
-
Әтнәләр шагыйрьне искә алдылар
Кеше китә,җыры кала… Тын гына музыка яңгырый."Күңелеңә авыр алма,тормыш түгел алсу алма"дип җырлый җырчы. Үзәкләргә үтеп керерлек бу җырны кем язган соң? Күбебезгә таныш булган Әхмәт Гадел сүзләренә язылган җыр бу. "Нинди тормыш турында язган соң шагыйрь? "- дигән сорау туа.Чыннан да тормышы катлаулы булганмы соң аның? Танылган татар шагыйре,...
-
Татарстанда кабат кисәтәләр - “Әтнә таңы”
Көндез республикада температура +30ка җитәргә мөмкин. Бу уңайдан, урман, агачлыклар булган урыннарда янгын чыгу куркынычын күз алдында тотып, "штормовое предупреждение" игълан иттеләр. Бу хакта Гидрометеоүзәк идарәсе хәбәр итә.
-
Әтнәләргә бүләккә - китап
«Дәүләт советы депутаты, бөтендөнья Татар конгрессы рәисе Ринат Зиннур улы Закиров китапханәбезнең даими кунагы. Ул биредә район халкы белән очраша, халыкны борчыган сорауларга җавап бирә, китапханәдә эшләп килгән күргәзмәләр белән танышып, эшебез белән кызыксынып тора. Соңгы очрашу вакытында депутат китапханәбезгә татар әдипләренең Татарстан китап нәшриятында басылган китапларын алп кайткан иде....