Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр шагыйрьне искә алдылар

Кеше китә,җыры кала… Тын гына музыка яңгырый."Күңелеңә авыр алма,тормыш түгел алсу алма"дип җырлый җырчы. Үзәкләргә үтеп керерлек бу җырны кем язган соң? Күбебезгә таныш булган Әхмәт Гадел сүзләренә язылган җыр бу. "Нинди тормыш турында язган соң шагыйрь? "- дигән сорау туа.Чыннан да тормышы катлаулы булганмы соң аның? Танылган татар шагыйре,...

Кеше китә,җыры кала…

Тын гына музыка яңгырый."Күңелеңә авыр алма,тормыш түгел алсу алма"дип җырлый җырчы. Үзәкләргә үтеп керерлек бу җырны кем язган соң? Күбебезгә таныш булган Әхмәт Гадел сүзләренә язылган җыр бу. "Нинди тормыш турында язган соң шагыйрь? "- дигән сорау туа.Чыннан да тормышы катлаулы булганмы соң аның?

Танылган татар шагыйре, кинодраматург, язучы-публицист Әхмәт Гадел (Әхмәт Һади улы Гаязов) татар дөньясына тирән эз калдырган шәхес. Ул иҗат иткән шигырьләрдә халыкның җаны, моңы, характеры чагыла.Нәкъ менә шундый кешеләр турында :" Кеше китә,җыры кала" диясе килә.

Комыргуҗа урта мәктәбе укучылары Әтнә районы Ветераннар советы рәисе Зиннәтов М.З белән берлектә шагыйрьне искә алу

кичәсе уздырды.Бу кичәне уздыруны башлап йөрүче дә Мингазиз абый үзе булды.

Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре укылды,җырлары җырланды.Кичәнең кунаклары арасында Әхмәт Гаделнең тормыш иптәше Гаязова Зөлфия апа бар иде. Шагыйрьнең тормыш юлы турындагы фильмны Зөлфия апа күз яшьләре карады. "Әхмәт- бик акыллы,гадел кеше иде.Бервакытта да кешегә авыр сүз әйтмәде" ,-дип искә алды ул шагыйрь турында. Зөлфия апаның һәр әйткән сүзе ярату,ихтирам,юксыну хисе белән сугарылган иде. Чыннан да , Әхмәт Гаделнең тормышы бик матур һәм эчтәлекле булган икән бит. Шагыйрь турында мондый эчтәлекле фильмны авылыбыз китапханәчесе Хәкимуллина Рәзинә Казанга барып архивтан алып кайтты.Фильм кунакларга да,укучыларга да бик ошады.

Мәктәпнең укучылар һәм укытучылар коллективы шундый эчтәлекле кичә уздыруда ярдәм иткән Мингазиз абыйга зур рәхмәтен белдерә.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәхреева Гөлшат, Комыргуҗа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев