Әтнәләр, бездә генә түгел мондый хәл
Бездә генә түгел мондый хәл БДИ түгел, ә диагностик тест. Кичә укытучылар сыналырга килгән җирдә республика мәгариф түрәләре журналистларны әнә шундый акыллы сүз белән каршы алды. БДИ бирү өчен фәлән сум акча җыялар, дигән имеш-мимешне дә кире какты алар. Педагогларның имтихан бирү пунктында газетабыз хәбәрчесе дә булып кайтты. Быел, БДИдан...
Бездә генә түгел мондый хәл
БДИ түгел, ә диагностик тест. Кичә укытучылар сыналырга килгән җирдә республика мәгариф түрәләре журналистларны әнә шундый акыллы сүз белән каршы алды. БДИ бирү өчен фәлән сум акча җыялар, дигән имеш-мимешне дә кире какты алар. Педагогларның имтихан бирү пунктында газетабыз хәбәрчесе дә булып кайтты. Быел, БДИдан баш тартуны сорап, имза җыйган бер төркем укытучылар Россия Мәгариф һәм фән министрлыгыннан өметле хәбәр көткән иде. Әмма ул өметләр акланмады.
Имтиханнан берәү дә баш тармады. Узган ел 16 мең тирәсе укытучы тест тапшырган булса, быел да сыналучыларның саны шул чама. Әмма ташламага ия булучылар да бар. Алар - югары категорияле укытучылар. Чөнки былтыр тестларны бик яхшы билгегә тапшырып, белемнәренә шикләнергә урын калдырмаганнар. Быел башлангыч сыйныф укытучылары да "ак карга" булып читтә кала алмады. Алар да сыналырга килде. Имтиханнар республикада 61 пунктында оештырылды. Имтихан яшенә дә, картына да карамый. Берәүләр әле мәктәпкә яңа гына килгән, кемдер инде шактый тәҗрибә тупларга өлгергән. Укытучылар, имтихан пунктына кергәч, аяк киемнәрен алыштыра, өс-башын салып, үз фәне буенча билгеләнгән бүлмәләргә тарала. Шартлар БДИдагыча. Ләкин сытык йөзләр, тавыш куптарганнары күренми. Канәгатьсезлек булса да, күңелләрендә саклыйлар, күрәсең. "Былтыр дулкынлану бар иде. Нәтиҗәләрем әйбәт булды. Үз фәнемне яхшы беләм", - ди Казандагы 171 нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Румия Вәлиуллина. Сүзгә шул ук мәктәпнең биология укытучысы Фәридә Галәвиева кушыла.
"Без биш ел укытучы булырга укыган, югары белем турында дипломыбыз бар, көн саен укытабыз. Борчылырга урын юк. Укытучы куркырга тиеш түгел", - ди ул. Укытучылар арасында үзләрен укучы кебек хис итүчеләр дә юк түгел. "Кайчак үзеңне укучы урынына куеп карау файдалы ул. Бу укучыңның ниләр уйлаганын, кичергәнен белү өчен кирәк", - ди кичәге студент. Ә менә өлкән укытучыларның адымыннан ук салмаклык сизелә. Кыяфәтләреннән мәҗбүри килүләре күренеп тора. Тик югары квалификациягә ия булмагач, нишләтәсең? "Мин мәктәптә 1968 елдан бирле укытам инде. Шуннан стажымны үзегез санагыз. БДИны берничә ел рәттән бирәм. Укучыларымның имтиханны "икеле"гә биргәне юк", - ди башкалабыздагы бер математика укытучысы. Кыскасы, укытучыларның күбесе белемнәреннән шикләнми. Тик нәтиҗәләр ничек булыр?
- Бер генә әти-әнинең дә баласын начар укытучыга бирәсе килми. Әгәр мөгаллим үз фәне буенча тестны югары баллга бирә алмаса, укучысын да имтиханга яхшы итеп әзерли алмаячак. Аларның эшенә билге куелмый. Министрлык нәтиҗәләрне тикшерми, аны районнардагы методик үзәкләргә җибәрә. Белемендә бушлык булганнарга ярдәм оештырылачак, - ди Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова. Идарә башлыгы, укытучыларга тест бирдерү законга каршы килә, дигән сүзләрне кире какты. "Монда бернинди хокук бозу да юк", - диде ул. БДИ бирү өчен акча җыялар дигән сүз дә дөреслеккә туры килми. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Рособрнадзорга мөрәҗәгать иткәч, республикага бушлай имтиханга әзерләнү материалларын җибәргәннәр. Ә менә башлангыч мәктәп укытучылары өчен тестны Казан педагогика көллияте укытучылары әзерләгән. Диагностик тестлар педагогика һәм психология буенча 55 сорауны үз эченә ала. Тест нәтиҗәләре өч атнадан гына билгеле булачак. Нәтиҗәләрне быел да фаш итәргә җыенмыйлар.
("Ватаным Татарстан", /№ 164, 04.11.2016/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев