6 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, белми калмагыз, көченә керде
Ана капиталын алу җиңеләя. Яңа кагыйдәләр 4 ноябрьдән үз көченә керә. Россия хезмәт министрлыгы приказы нигезендә, хәзер Ана капиталын алучы ханымнарга төрле инстанцияләрдән белешмәләрне азрак җыярга туры киләчәк. Мисал өчен, элек әни кешенең кая яшәве хакында белешмә таләп ителсә, хәзер ул мәгълумат фондка Эчке эшләр министрлыгыннан турыдан-туры күчәчәк. Моны махсус...
-
Әтнәләр, тагын буран
Республиканың Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 7 ноябрьдә иртән урыны белән томан төшәчәк, күз күреме 500 метрдан да артмаячак. (Казань, 6 ноября, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары бүген сәгать 22.00 дән соң республикада һава торышы бозылуы турында кисәтә. Республиканың Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, бүген кич һәм 7 ноябрьдә иртән урыны белән томан төшәчәк,...
-
Әтнәләрнең исе киткән
Без, Әтнә районы мәдәният йортларында эшләүче 10 кеше, 4ноябрь көнне Казанга Пирамидага Халыкара бердәмлек көненә - концертка бардык. Әтнә мәдәният бүлеге "Хезмәтегез өчен бер бүләк булыр",-дип җибәрде. Җитәкчеләргә бик зур рәхмәт әйтәсебез килә. Искиткеч гала концерт карап кайттык. Ул киемнәр, безнеке кебек тегеннән-моннан тапкан түгел, авыз ачып карап утырдык. Бер...
-
Әтнәләр, Мөндешне басканнар...
Шушы җәнлек диаметры 15 см булган агачны утыз минут эчендә кимерә ала икэн. Шушы җир-су хайваны узенә кышлыкка азык эзерләгәндә тәүлегенә 10-12 сәгать эшли ди. Ә сез көненэ ничә сәгать эшли аласыз? Хәбәрчебез Нияз Сабирҗанов күзәтте
-
Әтнәләр, авызыбыз пешмәгән икән...
Хәтер-хәтирә Манара "Әтнә таңы"нда Сүрия Мингатинаның "Үзебезгә бәя бирик: Мокшы мәчете ..." язмасы (2016, 10 авг.) бер утыруда, бер тында укылды. Тик ул кузгаткан уй-фикерләр дәвамлы булды; әллә күпме хәтирә яңарды. Хәтта менә шушы язма булып кәгазьдә төенләнде. ... Кем әйтмешли, без дә булдык ул мәчеттә... Чү, кабаланма, җайлап кузгалыйк...
-
Әтнәләр, 9 яшьлек малай батып үлгән
Кириллның гәүдәсен судан икенче көн эзлиләр. Ул суга баткан дустын коткарганда үзе боз астына киткән. Нижневартовск халкы шакката: әлеге фаҗигане өлкән яшьтәге балыкчылар күзәтеп торган, әмма берсе дә ярдәм итәргә ашыкмаган. Балалар боз өстеннән барганда кечкенә буйлы, юантыграгы астында боз ярыла һәм ул су астына китә. Кирилл аңа ярдәм иткәндә...
-
Әтнә юлчылары эштән туктамый
Кар ява башладымы, юл бар микән, чистарттылармы икән, дип сөйләшә башлыйбыз. Бездә гадәттә әлегә кадәр юл чистарту белән проблема булганы юк. - Бар техника әзер, кар явуга чыгып китәчәкбез, юл чистартылыр, кешеләребез җитәрлек, үз эшләрен намус белән эшли торганнар...- дип горурлана Әтнә "Татавтодор" участогы җитәкчесе Зөлфәт Нур улы. Озак көтәргә...
-
Әтнәләр, көзге пейзаж
Буген камышка барырга чыккач кыска көннең дә чалт аяз чагын куру насыйп булды. Сез дэ соңга калмагыз, камыш җыеп кайтыгыз! Яшь агачларны салкыннан, кимерүчеләрдән саклау өчен камыш бер дигән саклану чарасы. Нияз Сабирҗанов фотолары, Олы Мәңгәр авылы
-
Әтнәләр, Әйшияз авылы клублы була
Республиканың максатчан программалары бар әле ярый, алайса Әйшияз кебек кечкенә авыллар мәңге мондый мәдәният йорты күрә алмаслар иде. - Бу клубны гыйнвар аенда төзи башлаганнар иде, республика программасы нигезендә кечкенә авыллар клублы була, Аллага шөкер, безнең Әйшияз авылы да шундый бәхеткә ия булды... - ди Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль...
-
Әтнәләр, бездә генә түгел мондый хәл
Бездә генә түгел мондый хәл БДИ түгел, ә диагностик тест. Кичә укытучылар сыналырга килгән җирдә республика мәгариф түрәләре журналистларны әнә шундый акыллы сүз белән каршы алды. БДИ бирү өчен фәлән сум акча җыялар, дигән имеш-мимешне дә кире какты алар. Педагогларның имтихан бирү пунктында газетабыз хәбәрчесе дә булып кайтты. Быел, БДИдан...
-
Әтнәләр, балалар бакчасына түләү артмый... әлегә
Балалар бакчасына түләү артмый... әлегә Киләсе елдан балалар бакчасында нәниләрне карау һәм тәрбияләү өчен уртача түләү күләме артачак. Бу көннәрдә генә әлеге үзгәрешләрне раслаган Министрлар Кабинеты карары дөнья күрде. Матбугат чаралары яңа бәяләр белән әти-әниләрне дә сөендерергә ашыкты. Китерелгән саннар гына балаларын бакчага йөрткән әти-әниләрне гаҗәпкә калдырды. Бакчага түләү артмый,...