Әтнәләр, тагын буран
Республиканың Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 7 ноябрьдә иртән урыны белән томан төшәчәк, күз күреме 500 метрдан да артмаячак. (Казань, 6 ноября, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары бүген сәгать 22.00 дән соң республикада һава торышы бозылуы турында кисәтә. Республиканың Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, бүген кич һәм 7 ноябрьдә иртән урыны белән томан төшәчәк,...
Республиканың Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 7 ноябрьдә иртән урыны белән томан төшәчәк, күз күреме 500 метрдан да артмаячак.
(Казань, 6 ноября, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары бүген сәгать 22.00 дән соң республикада һава торышы бозылуы турында кисәтә. Республиканың Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, бүген кич һәм 7 ноябрьдә иртән урыны белән томан төшәчәк, күз күреме 500 метрдан да артмаска мөмкин. Шулай ук 7 ноябрьдә көндез Татарстанда һәм Казанда көчле кар һәм буран көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 15 метр тизлектә исәргә мөмкин. Юлларда кар көртләре, бозлавык хасил булуы ихтимал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев