Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр безнекен күбрәк эчә

ЕГАИС Безнекен күбрәк эчәләр Әтнә районында спиртлы эчемлекләр сату хокукы биргән лицензиягә 45 сәүдә ноктасы ия. Шуларның унбере район үзәгендә, калган 34е авылларда урнашкан. Бүгенге көнгә районда урнашкан 45 торак пунктының 20 сендә, ә бу барлык торак пунктларының 34%ын тәшкил итә, алкоголь продукциясе сату оештырылмаган. Әтнә муниципаль районы территориясендә урнашкан...

ЕГАИС

Безнекен күбрәк эчәләр

Әтнә районында спиртлы эчемлекләр сату хокукы биргән лицензиягә 45 сәүдә ноктасы ия.

Шуларның унбере район үзәгендә, калган 34е авылларда урнашкан. Бүгенге көнгә районда урнашкан 45 торак пунктының 20 сендә, ә бу барлык торак пунктларының 34%ын тәшкил итә, алкоголь продукциясе сату оештырылмаган.

Әтнә муниципаль районы территориясендә урнашкан 45 сәүдә ноктасының бары берсендә - АО "Тандер"га караган "Магнит" кибетендә генә алкоголь продукциясе ЕГАИС системасы буенча ваклап сатыла.

Районда барлык төр алкоголь продукциясен ваклап сату күләме 2016 елның гыйнвар - апрель айларында узган елның шул чоры белән чагыштырганда 13% ка артып, барлыгы 39 мең литрны тәшкил итә. Димәк, районда яшәүче кеше башыннан исәпләгәндә, бер кешегә 2,9 литр алкоголь продукциясе туры килә һәм бу республика күрсәткечләреннән 1,6 литрга кимрәк. Шул ук вакытта Татарстанда җитештерелгән аракыны ваклап сату агымдагы елның дүрт аенда узган елның шул чоры белән чагыштырганда 17% ка артып, 28 мең литрны тәшкил иткән.

Ә менә читтән кертелгән аракы сату бу айларда 2 мең литрны тәшкил иткән, бу узган ел күрсәткечләреннән 62% ка артык.

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең

Арча территориаль органы җитәкчесе Б.И.Кадыров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев