19 май 2016 яңалыклары
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин журналистларны Матбугат көне белән котлый
«Хөрмәтле журналистлар, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм полиграфия хезмәтчәннәре! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Татарстан Республикасы матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бүген республиканың бай иҗтимагый-сәяси, мәдәни тормышын, спорт дөньясын мәгълүмати хәбәрдарлыктан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Татарстанлылар массакүләм коммуникация чаралары вәкилләрен ихтирам итә. Сез һәрвакыт вакыйгаларның үзәгендә...
-
Әтнәләр, үзегез дә туплагыз
Россия финанс министрлыгы яңа пенсия системасын гамәлгә кертергә җыена дип язган идек. Инде аның белән бәйле рәвештә имеш-мимешләр туарга өлгергән. Имештер, аена 50-100 мең сумнан артык керемлеләргә пенсия булмаска да мөмкин. Минфин бу гаепләүләрне рәсми рәвештә кире какты. Сүз банк яки дәүләтнеке булмаган инвестицион фонд аша формалаштырылучы өстәмә туплау компоненты...
-
Татарстанда байлар белән ярлылар 17 тапкырлык тормыш аермасына ия - “Әтнә таңы”
Бу хакта республика профсоюзлары федерациясе җитәкчесе Татьяна Водопьянова хәбәр итә. Ул хөкүмәт җитәкчесен хезмәт хакының аз булуына игътибар итәргә чакырды. Ә бит Татарстан үсеше программасында кеше капиталын үстерү, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен үстерү проблемасы да каралган. Аеруча текстиль сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында бу мәсьәлә кискен тора. Әйтик 38 муниципаль берәмлектә уртача...
-
Әтнәдә икенче һөнәр үзләштерәләр
Татарстанда бер атна эчендә 650 кеше эшсез статусы алган. Шөкер, эшсезләрнең гомуми саны, яңа эш урыннары исәбенә кимегән. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгеннән алган мәгълүматларга караганда, безнең районда соңгы атнада эшсезләр саны артмаган. Моңарчы 48 эшсез теркәлгән булса, шул дәрәҗәдә калган. "Аларның 7се кыска сроклы курсларда икенче һөнәр үзләштерә, 4се гомуми...
-
Әтнәдә яңгыр явачак
GISMETEO якын көннәрдә кыска вакытлы яңгырлар вәгъдә итә. Фаразлары буенча бүгенге аязучан болытлы һава торышы иртәгә иртән һәм аяз - аз, шимбә көнне тулы вәкаләтле яңгырга әйләнер диләр. Якшәмбе көнне дә яңгыр явар кебек. Аннан соңгы көннәрдә дә аз болытлы булса да, кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин.
-
Әтнә егетләре хәрби әзерлек үтә
Быел да Каенсар урманында 10 сыйныфта укучы егетләр елдагыча хәрби әзерлек узачаклар.Әзерлек биш көн буе барачак. Егетләрне котларга Арча-Әтнә районнары буенча хәрби комиссар, подполковник Алмаз Борханов та килде.Биредә әзерлек үткән 27 егетнең 14 Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан, ә калган 13 е - мәктәпләрдән. Тактик әзерлек, "Огневая", "Строевая", хәрби топография, радиацион...
-
21 май көнне Казан автовокзаллары һәм елга портыннан Болгарга бару мөмкин булачак - “Әтнә таңы”
Исегезгә төшерәбез, бу көнне - Идел буе Булгариясендә рәсми рәвештә Ислам динен кабул ителгән. Шул уңайданБолгарда "Изге Болгар җыены" уздырыла. Барырга теләүчеләр белешә алалар.
-
Әтнәләр безнекен күбрәк эчә
ЕГАИС Безнекен күбрәк эчәләр Әтнә районында спиртлы эчемлекләр сату хокукы биргән лицензиягә 45 сәүдә ноктасы ия. Шуларның унбере район үзәгендә, калган 34е авылларда урнашкан. Бүгенге көнгә районда урнашкан 45 торак пунктының 20 сендә, ә бу барлык торак пунктларының 34%ын тәшкил итә, алкоголь продукциясе сату оештырылмаган. Әтнә муниципаль районы территориясендә урнашкан...
-
ӘТНӘЛЕЛӘР ГАБДУЛЛА КАРИЕВНЫҢ ТУУЫНА 130 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН ЧАРАЛАРДА КАТНАШТЫЛАР
14 майда Норлат районының Кулбай Мораса авылында татар театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар үтте. Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрыннан Ленур Зәйнуллин, Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин, Риваль Хисмәтуллин "Сәяр" беренче татар театры труппасының сәнгать җитәкчесе һәйкәленә чәчәкләр куйдылар, шулай ук җирле мәдәният...