Әтнәләр “Парламент дәресе” проекты җиңүчеләре
27нче апрель көнне ТР Дәүләт Советында бу уку елында мәктәпләрдә, уку йортларында "Парламент дәресе" проекты кысаларында оештырылган иҗат эшләре бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Билгеле булганча, "Парламент дәресе" проекты ТР Дәүләт Советы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә биш ел дәвамында тормышка ашырыла. Әлеге проект өчен ТР Дәүләт...
27нче апрель көнне ТР Дәүләт Советында бу уку елында мәктәпләрдә, уку йортларында "Парламент дәресе" проекты кысаларында оештырылган иҗат эшләре бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.
Билгеле булганча, "Парламент дәресе" проекты ТР Дәүләт Советы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә биш ел дәвамында тормышка ашырыла. Әлеге проект өчен ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова җаваплы. Бу дәресләрдә ТР Дәүләт Советы, муниципаль берәмлекләр, РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар катнаша.
Быелгы Парламент дәресенең темасы - "Татарстан - 2030: республиканың киләчәгенә минем керткән өлешем". Стратегиянең үзәгендә - заманча икътисадның нигезен тәшкил итүче кеше капиталы.
Бүләкләнүчеләр арасында безнең мәктәпнең 5нче сыйныф укучысы Сафина Әдилә дә бар. Ул рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сабирова Саймә Әхәтовна җитәкчелегендә "Геройлар безнең арада" исемле инша язып "Минем кече Ватаным" номинациясендә II урын яулады. Оештыручылар бүләкләрнең дә саллысын, заманчасын әзерләгән. Укучылар рәсми затлар кулыннан планшетлар, диплом һәм грамоталар кабул итеп алды.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, парламент дәресләре, эшнең бер формасы буларак, көн тәртибенә кереп бара. ТР Дәүләт Советының мондый дәресләр үткәрү идеясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында хуплау табуы өчен шатланган спикер аның әзерлекле укучыларны һәм актив укытучыларны ачыкларга мөмкинлек бирүен әйтте. Парламент башлыгы шулай ук укучыларның гражданлык җәмгыятенең демократик корылышы белән кызыксынган яшьләрнең булуы, аларның үз фикерләрен белдерүе өчен дә сөенде. Аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт белдерде. Шул укучылар һәм укытучылар арасында безнең мәктәп укучысы һәм укытучысы булуына без дә бик сөендек. Аларны чын күңелдән бу уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев