Әтнәләр Республика Форумында булып кайтты
Казанда тәрбиягә бала алучыларның V Республика Форумы булып узды.
"17 район вәкилләре катнашкан Форумда әтнәләр дә бар иде", - дип хәбәр итте районның опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Гөлназ Бадикова. Биредә тәрбиягә бала алган гаиләләрнең проблемаларын уртага салып сөйләштеләр.
Форум Татарстан Республикасы мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима җитәкчелегендә, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстанның бала хокукларын яклау вәкиле Гүзәл Удачина һәм ТР Министрлар Кабинетының балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе секретаре Илсөяр Гарифуллина катнашында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев