Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә паспорт тапшырылды

Паспортлы булдылар «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында гадәттәге матур традицияне дәвам итеп, 14 яше тулган райондашларыбызга паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Чараның төп кунагы укучылар үзләре булса, балаларының чын гражданнар буларак тантаналы рәвештә паспорт иясе булуларын күрергә дип килгән әти-әниләр дә байтак иде. Паспорт бирү тантанасын мәдәният бүлегеннән Әлфинә Мөхәммәтҗанова...

Паспортлы булдылар

«Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексында гадәттәге матур традицияне дәвам итеп, 14 яше тулган райондашларыбызга паспорт тапшыру тантанасы булып узды.

Чараның төп кунагы укучылар үзләре булса, балаларының чын гражданнар буларак тантаналы рәвештә паспорт иясе булуларын күрергә дип килгән әти-әниләр дә байтак иде.

Паспорт бирү тантанасын мәдәният бүлегеннән Әлфинә Мөхәммәтҗанова ачып җибәрде. Район советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Гәләүтдинова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова укучыларны шушы истәлекле көннәре белән котлап үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Район миграция бүлеге җитәкчесе Лира Фәгъмеева исә паспортның килеп чыгу тарихына тукталып узды. Шунда ук 1932 елда һәм 1974 елда гамәлдә булган паспорт үрнәкләрен дә күрсәтеп узды. Безнең шәхесне аныклаучы бүгенге көн паспорт формасы 1997 елда кабул ителгән.

Паспорт белән бергә укучыларга Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан әзерләнгән истәлек бүләкләре дә тапшырылды. Соңыннан сәнгать мәктәбе укучылары кунаклар алдында концерт номерлары белән чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев