Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Алсуының кешегә бирер ире юк

Кайчак кайбер эшебез барып чыкмаса, борчылган булабыз, хафага төшәбез. Бик сирәкләр генә хәерлесе шулдыр дип уйлап, язмышына риза була. Җырчы Алсу Фазлыева да шундыйрак хәлгә юлыга. Бик теләсә дә, заманында ул мәдәният-сәнгать академиясенә укырга керә алмый. Берничә җиргә документларын тапшырган кызны Казан педагогика институтының музыка бүлегенә кабул итәләр. Уку ошаса...

Кайчак кайбер эшебез барып чыкмаса, борчылган булабыз, хафага төшәбез. Бик сирәкләр генә хәерлесе шулдыр дип уйлап, язмышына риза була. Җырчы Алсу Фазлыева да шундыйрак хәлгә юлыга. Бик теләсә дә, заманында ул мәдәният-сәнгать академиясенә укырга керә алмый.

Берничә җиргә документларын тапшырган кызны Казан педагогика институтының музыка бүлегенә кабул итәләр. Уку ошаса да, Алсуның бер дә музыка укытучысы буласы килми. Шунлыктан кабат мәдәният-сәнгать академиясенә барырга талпынып карый. Җитмәсә, таныш укытучысы да очрап, аңа ярдәм итәргә сүз бирә. Тик язмыштан узып булмый икән ул. Кәгазь эшләрен төгәлләп килгәндә, кызның күңелен төшерәләр: "Син бит безгә күчә алмыйсың. Бер генә буш урын бар иде. Әмма анда башка кеше килде инде".

Әле ярый, педагогика институтында калганмын, дип сөенә ул бүген. Бер көнне ул таныш түгел егетнең җырлаганын ишетә. Кем икәнен белер өчен, бүлмәгә башын тыгып карый әле. Тик егетне күрә алмый. Әмма барыбер гашыйк була. Егетнең үзенә түгел, тавышына. Азат та Алсуны бер күрүдә ошата. Ә сигез ай очрашып йөргәч, кызның кулын сорый. "Без тормышны бергә башладык. Авырлыклар да, юклык та, бар да уртак булды. Бер-беребезне укыттык та, ярдәм дә иттек. Шуңа күрә бүгенге тормышым кадерле миңа", - ди Алсу.

"Мин Алсуны бик яраттым. Артыннан бер дә калмадым. Аның булдыклылыгы, уңганлыгы йөзеннән күренеп тора иде", - ди Азат. Егет - гаиләдә төпчек малай. Тәртип буенча әти-әни янында калырга тиешлесе бит әле. Балтач якларында туып үскән Алсу да төп йортта калудан курыкмый. Тик менә шунда Азатның әнисе: "Балалар, авылда калып эш чыкмас. Сез - сәхнә кешеләре. Шәһәргә китү ягын карагыз", - дип, аларга хәер-фатихасын бирә. "Без ул чакта яшь, романтик хисләр белән яшибез. Әни безгә бик тә акыллы киңәш бирде. Кирәк вакытта балабызны да үстереште, әле хәзер дә безгә ярдәм итеп тора", - ди Алсу.

Килен - каенана туфрагыннан, диләр бит. Алсуны да нәкъ каенанасына охшаталар икән. Ә Азатны исә әби-бабай бер күрүдә үз иткән. "Җайлы кеше ул. Үпкәләп тормый. Кешегә ачу саклап утырмый. Күңеле изге аның. Балаларыбыз өчен дә өзелеп тора, мине дә яратып яши", - ди Алсу ире турында. Әмма гаилә булгач, үпкәләшүләр дә булмый калмыйдыр. Берәү кызып китсә, икенчесе дәшми кала икән аларда. Монысына да каенанасы Зөлфирә апа өйрәткән. "Бик ачуың килсә, эндәшмә син аңа. Кирәк булса, үзе сөйләшә башлый ул", - дигән килененә.

Дөрес, әлеге матур гаиләгә көнләшеп караучылар юк түгел. Алсу бераз усал булмаса, Азатны күптән аерып алырлар иде дә бит! Тик Алсуның андыйларга җавабы бер: "Минем кешегә бирер ирем юк! - ди ул.

- Бүгенге көнебезгә мең шөкер. Улларыбыз да үз уңышлары белән сөендереп тора. Быел Аязыбыз мәктәпкә барачак, ул әле җырлап та йөргән була. Кечкенәсенә озакламый өч яшь тула. Буш вакытым булуга, аның белән китаплар да укыйбыз, язарга да өйрәнәбез. Балаларны бик яратабыз. Икебез дә гаиләдә өчәр бала үстек. Шуңа да, Алла боерса, киләчәктә бер кыз алып кайту теләге дә бар әле", - ди ул.

Алсу бөтерчек кебек! Өлгермәгән җире юк. "Мондый хатынны уч төбендә генә тотарлык", - ди бит Азаты да. Бер-берсен аңлап, санлап яшәгәнгә, тормышлары да түгәрәк, туганнары да алар өчен өзелеп тора. Ике яктан әти-әниләре алар белән горурланып яши. Ә күпме кеше рәхмәт укыганын белеп тә бетереп булмый. Алар бит әле - хәйрия концертлары да оештырып йөрүчеләр. Бу хакта кешегә кычкырып әйтергә дә яратмыйлар. "Күңелебез шулай куша. Тормышка сөенеп яшәргә, тирә-яктагыларга булышырга язсын! Иң мөһиме - якын кешеләребез исән-сау булсын!" - ди алар.

Гөлгенә Шиһапова

("Ватаным Татарстан", /№ 40, 25.03.2016/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев