Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Гөлүсәсе Гран-при яулады

ТАЯН АЛЛАГА" КОНКУРСЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ Бүген яшь талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан уздырылган «Таян Аллага» әдәби конкурсына йомгак ясалды. Бүген конкурсны йомгаклау тантанасы үткәрелде. Әлеге чарага конкурста катнашучылар чакырылган иде. Аларны мөфти урынбасарлары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин...

ТАЯН АЛЛАГА" КОНКУРСЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ

Бүген яшь талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан уздырылган «Таян Аллага» әдәби конкурсына йомгак ясалды. Бүген конкурсны йомгаклау тантанасы үткәрелде. Әлеге чарага конкурста катнашучылар чакырылган иде. Аларны мөфти урынбасарлары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин һәм башкалар сәламләде.

Әлеге бәйгене Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Бөтендөнья татар конгрессы уздырды. Конкурс иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәүче яшьләр өчен үткәрелә, профессиональ язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның әсәрләре һәм язмалары кабул ителми. Быелгы конкурс өч номинациядә үтте: - шигърият, - чәчмә әсәрләр, - публицистик язмалар. Конкурска килгән эшләрне түбәндәге жюри әгъзалары бәяләде: Ханнанов Рамил Гомәр улы - филология фәннәре кандидаты, "Казан утлары" журналының баш мөхәррир урынбасары; Мотыйгуллина Әлфия Рухулла кызы - филология фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университеты доценты; Юсупова Нурфия Марс кызы - филология фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университеты доценты. Карибуллин Айдар Әхбәр улы -Татарстан Республикасы мөселманныры Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе, Россия ислам институтының илаһият бүлеге магистры.

Конкурста җиңүчеләр

Гран-при

Батталова Гөлүсә

«Проза» номинациясендә: 1-нче урын Багданурова Айзилә 2-нче урын Вилданова Зөһрә 3-нче урын Шигапова Гөлүсә

«Шигърият» номинациясендә: 1-нче урын Фазлыева Лениза 2-нче урын Низамов Фәнис 3-нче урын Халикова Нурфия

«Публицистика» номинациясендә: 1-нче урын Миннекаева Динара 2-нче урын Кашапов Азат 3-нче урын Миназова Ләйсән

http://dumrt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев