30 апрель 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә ЮХИДИ инспекторлары рейд үткәрде
Чәршәмбе көнне кичке якта район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов һәм инспектор Рамил Гәрәев юлларда кагыйдәләнең үтәлешен тикшерү максатыннан махсус рейдка чыкты. Әлеге рейд нәтиҗәсендә тизлекне тиешледән арттырган өчен машина йөртүчеләргә 4 протокол төзелгән. Ике машина йөртүче куркынычсызлык каешын такмаган өчен, тагын 2 се балаларны махсус креслосыз йөрткән өчен административ...
-
Әтнәнең Гөлүсәсе Гран-при яулады
ТАЯН АЛЛАГА" КОНКУРСЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ Бүген яшь талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан уздырылган «Таян Аллага» әдәби конкурсына йомгак ясалды. Бүген конкурсны йомгаклау тантанасы үткәрелде. Әлеге чарага конкурста катнашучылар чакырылган иде. Аларны мөфти урынбасарлары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин...
-
Әтнәдә - "Кайнар линия"
Дәүләт хезмәтләренең күбесен дәүләт порталы аркылы , электрон төрдә башкарып була. Россия Эчке эшләр министрлыгының "Әтнә" полиция бүлегеннән хәбәр итүләренчә, халык кирәк дип санаган белешмәләрне : хөкем ителгәнлек турында, ЮХИДИ буенча һәм рөхсәт ителгән эшләргә лицензия алуны www.qosusluqi.ru аша башкарырга була. Тулырак мәгълүматларны (843) 221 - 20 - 02 "Кайнар...
-
Марафонда әтнәләр дә катнашты
Арча районында татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан марафон узды. Марафонда 50ләп кеше катнашты. Марафончылар Арча шәһәре үзәгеннән алып, Кырлайдагы Тукай музеена кадәр 25 километрны уздылар. Риназ Сафин 8нче, Руслан Исмәгыйлев 11 урынга лаек булдылар.
-
Әтнәләр, күптән көтелгән премьера!
27 майда ХӘЙ ВАХИТ "ИКЕ КИЛЕН-КИЛЕНДӘШ" комедиясе! Авылга шәһәрдән хәбәр кайта: Гаделша белән Хәернисаның уртанчы уллары Рәүф күршеләре Сәхибҗамалның кызы Саҗидә белән кунакханәнең бер бүлмәсендә кунганнар! Ул арада Рәүф белән Саҗидә үзләре дә кайтып төшәләр... Алга таба вакыйгалар ничек куера, кызыклы хәлләргә тап булган гаилә матавыклары ни белән бетә -...
-
Ары балалары "Әтнә таңы"нда спектакль күрсәтте
Күшәр авылында узган мәдәният хезмәткәрләре үткәргән түгәрәкләргә йомгак ясаганнан соң, Ары авылының балалары Раил Хисмәтуллин, Филсинә Вәлиева, Рәзилә Галимуллина, Надилә Мифтахова, Дилә Нуриева укытучы апалары Миләүшә Вәлиева, Ары мәдәният йорты җитәкчесе Райлә апалары Кадимова белән редакциягә керделәр. Газета эшчәнлеге белән кызыксындылар, газетабыз алган бүләкләрне шулкадәр кызыксынып карадылар. Сораулар бирделәр. Соңыннан...
-
Әтнәләр, яңгыр көтелә...
Татарстанда яңгыр көтелә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 30 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада урыны белән яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 2-7, көндез 12-17 градус җылы булачак. Казанда төнге сәгатьләрдә - 4-6, көндез 14-16...
-
Әтнәнең спорт мәктәбе – беренче
Район оешмалары арасында мини футбол буенча ярыш тәмамланды. Ярышта спорт мәктәбе беренче, мәгариф икенче, полиция бүлеге футболчылары өченче урынга лаек булдылар.