Әтнәнең иң өлкән китап укучысына 91 яшь
Җәмгыять

Әтнәнең иң өлкән китап укучысына 91 яшь

Кышлау авылы китапханәсен фондында 9 меңгә якын китап исәпләнә. Җиде елга якын китапханәче булып эшләүче Диләрә Шаһмөхәммәтова белән сөйләшәбез. Авыл китапханәсенә китап укучылар һәрдаим килеп тора. Иң яшь китап укучыга 5 яшь булса, иҗ өлкәненә 91 яшь. Райлә Закирова 5 яшьтән китап укырга килә башлады. Аңа хәзер алты яшь. Ә...

Кышлау авылы китапханәсен фондында 9 меңгә якын китап исәпләнә.

Җиде елга якын китапханәче булып эшләүче Диләрә Шаһмөхәммәтова белән сөйләшәбез. Авыл китапханәсенә китап укучылар һәрдаим килеп тора. Иң яшь китап укучыга 5 яшь булса, иҗ өлкәненә 91 яшь.

Райлә Закирова 5 яшьтән китап укырга килә башлады. Аңа хәзер алты яшь. Ә Маһирауза әби Зөбәерова әле генә якташыбыз Фәйзи ага Галиевнең яңа гына дөнья күргән китабын укый икән.

- Үзебездә булмагач, районнан табып алып кайтап бирдем Маһтрауза әбигә, - ди Диләрә.

Бүгенге көндә яңа китаплар да гел кайтып тора бирегә.


Нет комментариев