Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең яшь батырлары мәйданда сынала

Бәйге « Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексында укучылар арасында X спартакиада кысаларында көрәш бәйгесе булып узды. Быел ул Күшәр авылында туып үсеп, Ватан каршында бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган герой әфганчы Зөфәр Хәйруллин призына үткәрелде. Игътибар иткәнсездер, соңгы араларда спорт төре буларак көрәш буенча районыбызда төрле ярышлар уза. Мондый бәйгеләргә...

Бәйге

« Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексында укучылар арасында X спартакиада кысаларында көрәш бәйгесе булып узды. Быел ул Күшәр авылында туып үсеп, Ватан каршында бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган герой әфганчы Зөфәр Хәйруллин призына үткәрелде.

Игътибар иткәнсездер, соңгы араларда спорт төре буларак көрәш буенча районыбызда төрле ярышлар уза. Мондый бәйгеләргә читттән, күрше тирә районнардан, алай гына да түгел, ут күршеләребез Мари Иле республикасыннан да көрәш яратучылар килә. Аларда көрәшче егетләребезнең кайберләре урын ала алмый төшеп тә кала. Ә иң- иңнәре билен бирмичә, үзләре батыр кала. Дөрес, көрәшне мин үзем тәрбия чарасы буларак кабул итәм. Урын алудан бигрәк, балада ихтыяр көче, җиңүгә омтылыш, рух ныклыгы кебек уңай сыйфатлар булдыру чарасы ул. Тик шулай да, күңелләрне күтәреп җибәрү өчен җиңү тәмен дә татып карау кирәктер.

Спартакиада кысаларында узган бәйгедә исә башыннан ахырына кадәр үзебездә көрәш белән шөгыльләнүче егетләр катнашты. Һәм билгеле инде, күбесе җиңүгә дә иреште. Хәтта дүртенче урынга да бүләкләр әзерләнгән иде. Монысы инде иганәчеләр генә түгел, көрәш "фанат"ларының бергәләп, киңәшеп эшләү нәтиҗәсе. Бәйгене оештыру өстендә башлап йөрүче Рәдиф Сәфәров, герой әфганчының энесе - "Күшәр " күмәк хуҗалыгы рәисе Рүзәл Хәйруллин, Казанның Дәрвишләр бистәсеннән Марат Рәхимҗанов, Чишмәле Сап авылыннан Раушан Миллиҗанов әнә шундыйлардан. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, спорт мәктәбендә хезмәт куючылар турында әйтеп тә тормыйм. Җиңүчеләргә килгәндә, мәктәпләр арасында беренче урынны лаеклы рәвештә Олы Мәңгәр мәктәбе егетләре яулады. Икенче урында - Бәрәскә, өченче урында - Көек, дүртенче урында - Күшәр мәктәбе командалары. " Иң яшь көрәшче" исемен Күшәрдән 2008 елгы Ильяс Садретдинов алса, " Иң яхшы техник алым күрсәтүче" булып Олы Мәңгәрдән Ранил Җиһаншин танылды.

Командаларга җиңү алып килгән егетләребез белән танышып китик.

25 килограммда

  1. Закиров Әмир ( Көек)

  2. Сәләхетдинов Раяз(Мәнгәр)

  3. Садретдинов Ильяс(Күшәр)

  4. Гатиятуллин Риназ (Бәрәскә)

28 килограммда

1.Филатов Айзат (Мәнгәр)

2.Сабитов Эмиль (Мәнгәр)

3.Аканашев Данил (Көек)

4.Закиров Данис (Бәрәскә)

32 килограммда

1.Җиһаншин Ранил ( Мәнгәр)

    1. Әхмәтшин Әнис (Мәнгәр)

    2. Сабирҗанов Фәнил(Бәрәскә)

    3. Гарифуллин Илшат (Көек)

36 килограммда

1.Әхмадуллин Азат( Көек)

    1. Абдуллин Инсаф (Олы Әтнә)

    2. Әскаров Ислам (Бәрәскә)

40 килограммда

  1. Гыйләҗев Адель (Күәм)

  2. Гатауллин Марат (Коморгуҗа)

  3. Әхмәдиев Адель (Мәнгәр)

43 килограммда

1.Хәйруллин Ислам (Бәрәскә)

    1. Галиев Айзат (Күнгәр)

    2. Сафиуллин Зөлфәт (Көек)

46 килограммда

1.Сәләхетдинов Рәсим ( Мәнгәр)

2.Хисматуллин Радик (Бәрәскә)

    1. Насретдинов Әмир ( Олы Әтнә)

50 килограммда

  1. Хакимов Илгиз ( Бәрәскә)

  2. Мусин Марсель (Мәнгәр)

  3. Аканашев Азат(Көек)

  4. Вәлиев Динар (Күнгәр)

50 килограммнан югары

  1. Хәкимҗанов Фарил ( Күшәр)

  2. Файзрахманов Ранис (Күлле Киме)

  3. Сабиров Рөстәм ( Күлле Киме)

  4. Әхмәтҗанов Расих ( Мәнгәр)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев