Әтнәнең яшь футболчылары уңышлы чыгыш ясады
Җәмгыять

Әтнәнең яшь футболчылары уңышлы чыгыш ясады

Таһир Вәлиуллин җитәкчелегендә спорт мәктәбенең яшь футболчылары күрше-тирә районнар белән уңышлы уйнап кайттылар.

Татарстан Республикасы беренчелегенең зона бәйгесе Балык Бистәсендә һәм Кукмара бистәләрендә узды. Биредә 2002-2003 һәм 2004-2005 елгы яшүсмерләребез чыгышын һич кенә дә начар дип булмый. Аеруча, соңгы төркемдә безнең 2007 елгыларның чыгыш ясавын ошатучылар күп булган. Әле бу I тур уеннары гына, алда икенче тур көтә. Әлегә өлкәннәр - II, яшьрәкләр III урында урнаштылар.


Нет комментариев