Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган көнең белән Фидаиль!

Бүген газетабызның якын дусты, алыштыргысыз хәбәрчебез, тынгысыз киңәшчебез - Ары авылыннан Фидаиль Кадимовның туган көне - гомер бәйрәме. Дустыбыз! Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәрт уяткан мизгелдә дөньяга килгәнсең. Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул - яз. Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел....

Бүген газетабызның якын дусты, алыштыргысыз хәбәрчебез, тынгысыз киңәшчебез - Ары авылыннан Фидаиль Кадимовның туган көне - гомер бәйрәме. Дустыбыз! Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәрт уяткан мизгелдә дөньяга килгәнсең. Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул - яз. Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел. Язгы таң җилләре, иртәнге сандугач җыры, яшь бөреләр булып мәхәббәт килгән чор. Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул, саф, саими булсын, гел елмаеп яшә!Шомырт чәчәкләренең төнне яктырткан, җанны җылыткан чагы, күңелеңә көч-куәт, яшьлегеңә дәрт өстәсен.Сөю һәм сөелү хисләре читләтеп узмасын, бәхетең тузмасын.Гомер юлларың гөлләргә, чәчәкләргә күмелсен.Олы тормыш юлыңда шатлыклар читләтеп узмасын.

Кеше гомере артык озын түгел,

Кошлар гына озын гомерле.
Авырмыйча, тазалыкта яшә
Ходай биргән шушы гомерне.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын кунелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, гамьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!

Иң ихлас теләкләр белән "Әтнә таңнары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев