Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Урамнарда йөреп булмый..."

Бу җөмләне хәзер ике кешенең берсеннән ишетергә мөмкин. Чөнки, бу шулай, район үзәгендәге урамнар да юеш, карлы. Машиналар хәйран азаплана, "Ник трактор белән эттереп чыкмыйлар икән бу авыл эчендәге урамнарны", диючеләр күп. Тракторы да йөрми түгел, йөри, чистарткалап киткәли. Яз да үз эшен башкара. Ә авылларда ничек? - Безнең Яңа...

Бу җөмләне хәзер ике кешенең берсеннән ишетергә мөмкин. Чөнки, бу шулай, район үзәгендәге урамнар да юеш, карлы. Машиналар хәйран азаплана, "Ник трактор белән эттереп чыкмыйлар икән бу авыл эчендәге урамнарны", диючеләр күп. Тракторы да йөрми түгел, йөри, чистарткалап киткәли. Яз да үз эшен башкара. Ә авылларда ничек?

- Безнең Яңа Шашы авыл җирлегендә дә бар җирлектәге кебек. Урамнардагы йомшаган карны чистартып торабыз. Түбәләрдәге карларны төшердек. Авыл халкы канаулар казый. Әле чистарту икеайлыгы буенча бик ныклап китеп эшләп булмый, бар җирдә кар. Кар бетүгә анысына да тотынасы. Чүпләрне җыеп, КамАЗ белән районның чүп полигонына илтәчәкбез, Алла боерса. Узган ел шул рәвешле эшләп, тиеш булмаган җирдәге бер чүплекне бетердек...- ди авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗанов.

Бу җирлектә ике плотина да бар. Аларын да тиешле оешма хезмәткәрләре килеп ачып киткәннәр. "Әз -әзләп җибәреп алалар аны, су басмасын өчен карап торалар", - диделәр биредә яшәүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев