Вакцинация – сораулар һәм җаваплар
Кыш якынлашкан саен салкын тидереп авырту куркынычы да арта. Быел гриппның әллә нинди куркыныч төре килә дип, күптән шик салып куйдылар инде күңелгә. Инфекцион авырулар арасында социаль әһәмияте ягыннан грипп чыннан да беренче урында тора. Эпидемия вакытында әлеге авыру җирдә яшәүчеләрнең 10-20, ә өлкән яшьтәгеләрнең 40 процентын зарарларга мөмкин. Ел...
Кыш якынлашкан саен салкын тидереп авырту куркынычы да арта. Быел гриппның әллә нинди куркыныч төре килә дип, күптән шик салып куйдылар инде күңелгә.
Инфекцион авырулар арасында социаль әһәмияте ягыннан грипп чыннан да беренче урында тора. Эпидемия вакытында әлеге авыру җирдә яшәүчеләрнең 10-20, ә өлкән яшьтәгеләрнең 40 процентын зарарларга мөмкин. Ел саен гриппның авыр формалары белән авыручылар саны миллионлап исәпләнә, үлүчеләр саны исә 200-500 меңгә җитә. Әлеге саннар үзеннән үзе әлеге куркыныч авыруны булдырмау максатыннан профилактик чаралар күрүгә этәргеч булып тора. Ә инде мондый чараларның иң ышанычлысы - вакцинопрофилактика. Гриппка каршы вакцина эшләтү беренче чиратта авыру эләгү куркынычы зур булган затларның авыруга каршы торучанлыгын ныгытуга юнәлдерелгән. Шушы уңайдан Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгы яше, сәламәтлеге, һөнәри эшчәнлеге буенча авыру эләктерү куркынычы зур булган 6 айдан өлкән һәркемгә вакцина ясатырга киңәш бирә. Гриппка каршы вакцинация ясату зур икътисади әһәмияткә дә ия. Привикага тотылган бер сум авыру кешене терелтүгә, больничный листны түләүгә тотылган чыгымнарны киметү хисабына 3тән 6 га кадәр, ә кайбер мәгълүматлар буенча 25 сумга кадәр экономияләргә мөмкинлек бирә.
Гриппка каршы вакцина - ясатыргамы, юкмы?
Үзенең һәм балаларының, якыннарының сәламәтлеге турында кайгыртучы һәркем үз-үзенә "Грипптан привика ясарга кирәкме?" дигән сорау куймыйча калмый. Грипп вируслары бик тиз үзгәрүчән. Шуңа да безнең иммун системасы үзгәргән грипп вирусы белән очрашканда, аны яңа, моңарчы билгеле булмаган вирус кебек кабул итә. Иммун системасы әлеге вируска каршы тәнчекләр эшләп чыгарган арада кеше ныклап авырый башларга мөмкин. Ел саен була торган сезонлы авыруларның артуы нәкъ менә вирусларның үзгәрүчәнлеге белән бәйле дә инде. Вакцинациядән һәм грипп белән авырганнан соң организмда саклагыч тәнчекләр барлыкка килә. Ләкин алар ярты елга кадәр генә саклана. Икенче елны гриппның яңа вирусы килгәндә, безнең иммун системасы әзерлексез була һәм без кабат авырыйбыз. Вирусны кабул итүгә әзерлекнең иң яхшы ысулы - прививка.
Гриппка каршы вакциналар ни белән аерыла?
Вакциналар ике төрле була. Алар үзара кертү юлы белән аерыла. Шулай ук вакциналарны кешенең яшенә карап та аерып була.
«Ультрикс «исемле вакцина 6 яшьтән олы балаларга кадала. «Совигрипп детский «- 6 айдан һәм өлкәннәргә дә кадала. «Совигрипп взрослый исә 18 яшь һәм өлкәнрәкләр өчен. Һәр елны вакцина составына грипп вирусының белгечләр билгеләгән шул елга хас вариантлары кертелә. Прививка ясалып, 14-21 көн узганнан соң, кеше организмында гриппка каршы иммунитет барлыкка килә. Шул ук вакытта вакцинация организмда төрле реакция дә китереп чыгарырга мөмкин. Температура яисә укол кадалган урын кызарып тору - теләсә кайсы вакцина кадаганнан соң да булырга мөмкин. Бу - закончалык.
- Әтнә үзәк хастаханәсендә дә вакцинация эшләтү буенча кызу эш бара. Табиблар каршында быелгы сезонга 5210 кешегә привика ясату бурычы куелган. Шуның 1160 - балалар, 4050се - өлкәннәр. Бүгенге көнгә барлыгы 985 балага прививка ясалган. Сентябрь-октябрь айлары прививка ясату өчен иң уңай вакыт. Соңга калабыз дип борчыла күрмәгез. Шушы арада прививка кадалырга тиеш һәркемгә вакцинация ясалып бетәр дип уйлыйм, - ди табиб-эпидемиолог Гөлия Мифтахетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев