8 октябрь 2017 яңалыклары
-
Бер очрашу үзе бер гомер
Һәр елның 1 октябрендә Өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягәә әверелде. Быел мәктәбебез коллективы безнең өчен искиткеч матур бәйрәм оештырды. Залга килеп кергәч тә бәйрәмчә атмосфера үзенә җәлеп итте. Як-якка күз салып, бераз аралашып алганнан соң, мул итеп әзерләнгән өстәл артларына кереп урнаштык. Озак еллар дәвамында мәктәпнең бәйрәм кичәләрен, тантаналы...
-
Вакцинация – сораулар һәм җаваплар
Кыш якынлашкан саен салкын тидереп авырту куркынычы да арта. Быел гриппның әллә нинди куркыныч төре килә дип, күптән шик салып куйдылар инде күңелгә. Инфекцион авырулар арасында социаль әһәмияте ягыннан грипп чыннан да беренче урында тора. Эпидемия вакытында әлеге авыру җирдә яшәүчеләрнең 10-20, ә өлкән яшьтәгеләрнең 40 процентын зарарларга мөмкин. Ел...
-
Әтнә бәйрәмне яхшы нәтиҗәләр белән каршылый
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәмен районыбыз югары нәтиҗәләр белән каршылады.
-
Депутат кабул итә
10 октябрь көнне 12.00 сәгатьтә «Ашыт» мәдәният һәм спорт үзәгенең икенче катында «Бердәм Россия» партиясеннән ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров халыкны кабул итә.
-
Өлкәннәрне кунак иттеләр
Бәхтияр авылы мәдәният йортында «Өлкәннәр көне» уңаеннан бик матур чара оештырылды. Олы яшьтәгеләрне зурлап кунак иттеләр. Бергәләп "Айсылу" нәфис фильмын да карадылар. Изге эшне авыл мәчете мөтәвәллияте башлап йөрде. Авылның имам хатибы Илгизәр хәзрәткә, мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Ибраһимовага, табын әзерләүдә булышучыларга бик рәхмәтле булып таралды өлкәннәр.
-
ЗАГС бүлеге хәбәр итә
Сентябрь аенда районда барлыгы сигез сабый дөньяга килгән. Аларның бишесе - малай, өчесе - кыз. Гаиләдә бер бала - беренче, ике бала - икенче, биш бала - өченче булып туган. Алты пар язылышкан, өч пар аерылышкан. Тугыз үлем очрагы теркәлгән, алардан - дүрт ир-ат һәм биш хатын-кыз. Ел башыннан саннарга...
-
Әлфия Айдарская кунак булды
Күәм урта мәктәбендә танылган композиторыбыз Сара Садыкованың кызы Әлфия Айдарская кунак булып китте. Бу хакта мәктәп сайтында хәбәр итәләр. "Көтеп алган очрашу булды бу", - диелә анда. Әлфия Айдарская укучыларны "Калфаклы сандугач"ыбызның иҗат юлы белән таныштыра һәм мәктәп китапханәсенә композиторның яңа чыккан җыентыгын бүләк итә. Шундый ук очрашу Әтнә үзәк...
-
Суд хезмәткәрләре призлы урыннар алдылар
Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан судлары хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары арасында Бөтенроссия "Готов к труду и обороне" физкультура-спорт комплексының өч спорт төре буенча Җәйге фестивале узды. Биредә Марсель Фәйзрахманов, Дилүс Шакиров һәм суд хезмәткәре кызы - Олы Әтнә мәктәбенең 8 "Б" сыйныф укучысы Гөлфия Гафиева составындагы Әтнә командасы уңышлы чыгыш...
-
Игътибар!
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында район прокуроры Нурия Нургаяз кызы Сабирҗанова авылларда халык белән очрашулар оештыра. Әлеге очрашу бүген, 6 октябрь көнне, Кышлау, Күңгәр һәм Яңа Шашы авылларында уза, 13.00дән 17.00гә кадәр дәвам итә. Дүшәмбе, 9 октябрь көнне 13.00дән 17.00гә кадәр Олы Мәңгәр, Югары Сәрдә һәм Комыргуҗа авылларында да шундый очрашулар үткәреләчәк....