Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә бәйрәмне яхшы нәтиҗәләр белән каршылый

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәмен районыбыз югары нәтиҗәләр белән каршылады.

Авыл хуҗалыгының кайсы өлкәсен алма, Әтнә районы алдынгылар рәтендә. Сөт җитештерү буенча ел башыннан алдынгылыкка менеп урнаштык һәм аннан төшкәнебез юк. Узган 9 айда зачет исәбеннән сөт сату 487071 центнер тәшкил итте. Аның 97 проценты югары сорт белән сатылды. Өч кварталда тулай савым 493178 центнерга ук җитте, бу бер башка 6978 килограмм булды. Чагыштыру өчен узган елгы күрсәткечләргә күз салыйк. Былтыр шушы ук чорда тулай савым 421398 центнер, бер баш сыерга 5962 килограмм булган.

Бүгенге көндә бер сыердан сауган сөт күләме 23,7 килограмм, тулай сөт җитештерү 168 тонна. Узган елгыдан 22 тоннага артык бу. Бер сыердан сауган сөтне кабат искә алсак, безнең районнан соң икенче булып урнашкан көндәшнеке 3,6 килограммга ким.

Сөт бозаусыз булмый, сыер сөтне бозауга дип бирә. 9 айда 7068 сыер һәм 2080 танадан 8015 бозау алдык. 100 сыерга исәпләсәк, 79 бозау дигән сүз бу. Күз алдына китерегез, әле елның тагын дүрттән бере бар. Былтыр өч кварталда 7681 бозау гына алган идек.

Быел уракны да Татарстанда беренче булып тәмамладык. Иң мөһиме - яхшы нәтиҗәләр белән, уңышлы төгәлләдек. Бөртеклеләрнең уртача чыгышы гектарыннан 34,4 центнер булды. Аерым алсак, "Ленин", "Күңгәр" күмәк хуҗалыклары яхшы уңыш алып сокландырдылар.

Районыбыз авыл хуҗалыгында берсеннән икенчесе көчлерәк, заманча техникалар көч куя. Төзелеш өлкәсендә дә мактанырлыгыбыз бар. Ветеринария бүлекләре, яисә, савым заллары гына түгел, заман таләпләренә җавап бирерлек яңа комплекслар төзелә. Шунысына ис китә, аларны музей итеп күрсәтергә була, савым залларына аяк киемнәрен салып керәләр хәтта. Районыбыз авыл хуҗалыгында алга китеш гаять зур булды. Бәйрәмне әнә шундый уңышлар белән каршы алдык. Шул сәбәплеме, Казанда Татарстан Президенты катнашында Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан узган "Уңыш бәйрәменә"дә районыбыздан зур делегация барды. Кыскасы, мактанырлыгыбыз - казанышларыбыз бик күп. Районыбызның авыл хуҗалыгы зур адымнар белән алга баруны дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев