Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлфия Айдарская кунак булды

Күәм урта мәктәбендә танылган композиторыбыз Сара Садыкованың кызы Әлфия Айдарская кунак булып китте. Бу хакта мәктәп сайтында хәбәр итәләр. "Көтеп алган очрашу булды бу", - диелә анда. Әлфия Айдарская укучыларны "Калфаклы сандугач"ыбызның иҗат юлы белән таныштыра һәм мәктәп китапханәсенә композиторның яңа чыккан җыентыгын бүләк итә. Шундый ук очрашу Әтнә үзәк...

Күәм урта мәктәбендә танылган композиторыбыз Сара Садыкованың кызы Әлфия Айдарская кунак булып китте. Бу хакта мәктәп сайтында хәбәр итәләр. "Көтеп алган очрашу булды бу", - диелә анда. Әлфия Айдарская укучыларны "Калфаклы сандугач"ыбызның иҗат юлы белән таныштыра һәм мәктәп китапханәсенә композиторның яңа чыккан җыентыгын бүләк итә. Шундый ук очрашу Әтнә үзәк китапханәсендә дә булып уза. "Композиторның кызы китапханәгә "Бибисара моңнары" һәм "Ил кызы ноталар" китапларын бүләк итте. "Әлфия Айдарская 92 яшендә булуга карамастан көр күңелле, энергияле һәм эзләнүчән шәхес буларак һәркайсыбызда соклану хисләре тудырды", - дип хәбәр итә китапханәче Гөлнур Шәйхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев